news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров диетада: «Бир бер колбаса, булмый бу»

news_top
Вадим Захаров диетада: «Бир бер колбаса, булмый бу»
"Татар-информ" архивы, Абдул Фархан

Җырчы Рөстәм Насыйбуллинның тормыш иптәше Юлия Насыйбуллина кызык видео белән бүлешкән. Рөстәм белән Вадим Захаров иртәнге ашларын бергә ашап утыралар. Дөресрәге, һәрберсе үз өендә ашый, ләкин видеозвонок аша аралашалар.

«Сезнең планнар ничек соң бүгенгә?» – дип кызыксына Вадим Рөстәмнән.

«Студиягә барып, 1-2 җыр яздырып кайтасы бар», – ди Рөстәм.

«Әйбә-ә-т», – дип хуплап куя Вадим. Шул ук вакытта Вадимның хатынына: «Бир бер колбаса, булмый бу», – дигәне ишетелә.

«Рөстәм белән Вадимның иртәнге ашы. Вадим диетада», – дип исемләгән һәм елмаюлы смайллар тезгән бу видеога Рөстәмнең тормыш иптәше Юлия Насыйбуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар