«Күңел» радиосының «Тор шоу» тапшыруына килгәч, Татарстанның халык артисты Вадим Захаров бер тапкыр Данир Сабиров белән көрәшергә туры килгәнлеге турында кызык итеп сөйләде.
«Мин көрәштем берсендә Данир Сабиров белән. Бу булды студент елларында. Без тулай торакта бер бүлмәдә яшәдек.
«Әйдә, көрәшеп карыйк әле», – ди. «Мин бу кылчыкны алып бәрәм инде», – дип уйлап куйдым инде эчтән генә. Кем белгән аның көрәшкәнен, Данир ул көрәшче икән бит. Көрәшкәндә анда бит әле техника дигән әйбер дә бар, алымнар. Көч белән генә җиңәм дигән сүз түгел.
Әллә нәрсә генә эшләтеп, күтәреп өстәлгә яткырды да караватка атып бәрде мине. Все, минәйтәм, понял!» – дип, рәхәтләндереп көлдергән тапшыруның алып баручыларын җырчы.