Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров: «Аракы эчмичә генә 30 килограммга ябыктым»

news_top_970_100
Вадим Захаров: «Аракы эчмичә генә 30 килограммга ябыктым»
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров блогер Олеся Леснаяның сорауларына җавап биргән.

Кибеттә берәр нәрсә урлаганын бармы?

– Юк!

Синнән дә тазарак кеше күрсәң сөенәсеңме?

– Миннән дә бәхетле кеше юк инде.

Сиңа стриптиз биегәннәре бармы?

– Юк.

Ә синең?

– Юк.

Кеше янында һава бозганың бармы?

– Юк.

Эстрадада «зәңгәр»ләр бармы?

– Капшап-тотып караганым юк. Болай сөйләүләренчә, бар.

Фотога төшкәндә эчеңне җыеп төшәсеңме?

– Әз генә.

Диңгездә, бассейнда пес иткәнең бармы?

– Диңгезгә 2 генә тапкыр кергәнем бар, анда суык иде.

Машинаң кредитка алынганмы?

– Әйе.

Сәхнәдә ширинкаң ачык килеш җырлаганың бармы?

– Бер тапкыр, анысы да онытылып.

Исерек килеш сәхнәгә чыкканың бармы?

– Юк. Аракының тәмен дә оныттым инде.

Бөтенләй эчмисеңмени?

– Аракы эчмичә генә 30 кг га ябыктым.

Үзеңне сексуаль дип саныйсыңмы?

– Әйе.

5 тапкыр «отжимание» ясый аласыңмы?

– Юк.

Урлап җыр башкарганың бармы?

– Юк. Җырлыйсым килсә, сорап җырладым.

Үзеңне талантлы җырчыга саныйсыңмы?

– Әйе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100