news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров: «Әнинең күзләрен йомганына бер ел бүген...»

news_top
Вадим Захаров: «Әнинең күзләрен йомганына бер ел бүген...»
социаль челтәрләр

Вадим Захаровның әнисе Марина ханымның вафатына 1 ел тулган. Якын кешесенең якты истәлегенә җырчы, үзәкләрне өзәрлек итеп, Җәвит Шакиров язган «Әни» шигырен укый:

«Әнинең күзләрен мәңгелеккә йомганга 1 ел бүген… Җәвит абый шигыре…» – дип яза Вадим Захаров. Мәгънәле видеороликны әзерләргә ярдәм итүчеләргә дә рәхмәтләрен җиткерә.

Әлеге шигыре белән Вадим Захаров үзенең виртуаль һәм сәхнәдәш дусларын елаткан. Әнисез калган һәркемнең иң тирән күңел кылларына кагылып үткән.

«Вадим, үзәкне өзеп укыдың. Һәр сүзеңне йөрәгең аша үткәреп, яшәп… Марина апаның урыны җәннәттә булсын», – дигән аңа Сиринә Зәйнетдинова.

«Елаттыгыз, Вадим. Авыр туфрагы җиңел булсын әнкәгезнең»;

«Вадим балакаем, күркәм сабырлык сезгә»;

«Вадим, йөрәкнең иң авырткан урынына кагылдык. Аллаһы Тәгалә урынын оҗмахта итсен», – дип тә язалар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 март 2024
    Исемсез
    Рахмат бик зур,кунел кылларын кузгалттыгыз.Жавид абый - кабат узенен речка кунелле шахес булуын исбатлады
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар