Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров әниләр турында бүтән җыр яздырмаячак

news_top_970_100

Вадим Захаров әниләргә багышланган соңгы җырын яздырган. Яңа җыр «Тыныч йокла, әни» дип атала.

«Тыныч йокла, әни… Наилә Булатова сүзләре, Илфир Искәндәров көе. Репертуарымда әниләр турында соңгы җырым», – дип тәкъдим итте иҗат җимешен моңлы җырчы.

Вадим Захаровның бу җыры да йөрәккә үтеп керә, сүзләре дә күңелдә кабатлана торган.

«Әнкәй дигән олы исемне мин

Саклыйм һәрчак йөрәк түремдә.

Сизәсеңме, ак чәчәкләр тотып,

Кабереңә килдем бүген дә.

Тыныч йокла, әни, тыныч йокла,

Борчымый бит сине беркем дә.

Елый-елый үткәннәрне сагынып,

Кабереңә килдем бүген дә», –

дигән юллар бар яңа җырда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100