news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров: «38 яшемә җиттем, әле....»

news_top
Вадим Захаров: «38 яшемә җиттем, әле....»
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров бер дә үзен мактаганнарын яратмый икән. Мактасалар, хәтта, уңайсызлана башлый. Бу хакта җырчы «Туган тел» телекалындагы «Сер итеп» тапшыруында сөйләгән.

«Вадим, мин сине шулчаклы мактар идем, ләкин тыелып торам. Чөнки, Вадим мактаганны яратмый, дигән сүзне ишеткәнем бар», – ди аңа тапшыруның алып баручысы Роза Хәйруллина.

«Мин артык мактый башласалар, «комплексовать» итә башлыйм», – дип җавап кайтара аңа җырчы.

«Ә балачакта сине әти-әниең мактап үстердеме?» – дип тә сорый Роза.

«Юк, алай мактау эләкмәде. Мин аны гел әйтәм инде. Әти, 38 яшемә җиттем, әле миңа «маладис» дип әйткәнең юк дим. Шуны кайбер тамашачы дөрес аңламый икән. «Нишләп шулай дип әйтә ул?» – дип җиткерәләр. Мин бит аны начарлык белән әйтмим. Димәк, шулай кирәк булган. Бу миңа алга таба тырышыбрак эшләргә тагын да зуррак стимул гына биргән», – ди Вадим.

Ә менә үзенең кызларын Вадим Захаров мактап үстерә икән. Әңгәмә барышында ул бу хакта да әйтеп үткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар