Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров 16 килограммга ябыккан: «Алга таба тырышырга инде»

news_top_970_100
Вадим Захаров 16 килограммга ябыккан: «Алга таба тырышырга инде»

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров соңгы арада 16 кг га ябыккан. Вадим үзе моны «зур җиңүем» дип бәяли. Бу турыда ул «Татар радиосы»нда туры эфир вакытында сөйләде.

Вадим Захаров сүзләренчә, ул моңа тиз генә килмәгән, алга таба да бу юнәлештә ниятләре бар. «Менә алга таба тырышырга инде, Алла боерса, әкренләп була бит. Тиз генә түгел ул. Җыярга гына җайлы икән», – дип шаярта җырчы.

«Минем өчен бу – бик зур җиңүдер. Бу үзеннән-үзе ничектер килеп чыкты. Иң зур вакыйгам шул. Күңелгә бәрелә торганы. Ул бит кеше, ничектер тазарсаң, «ай, тазаргансың!» ди, ябыга башласаң, «ник ябыктың, авыртасың мәллә» дип әйтергә мөмкин», – дип сөйләде ул тормышындагы соңгы вакыйгалары турында.

Туры эфир алып баручылары Зөлфәт Зиннуров һәм Анна Сулимина Вадим Захаровтан ябыгу серләрен дә сорашты. Алар сүзләренчә, хәзер төрле җырчылар да туклану марафоннары, спорт белән шөгыльләнү, төрле ысуллар тәкъдим итә. Вадим Захаровтан да, үз тәҗрибәсеннән чыгып, киңәшләр бирүен сорадылар.

«Юк, спортзалга да йоргән юк, ашауны да... Ашаудан гына да түгелдер инде ул. Шуңа күрә... үзеннән-үзе ничектер шулай килеп чыкты. Нәрсә диләр әле, үзеңдә булмаган акылны кешегә өйрәтеп йөргән сыман, аны алай итеп өйрәтеп утырасым килми», – дип җавап бирде Вадим Захаров.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100