Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаровның президент белән кара-каршы чәй эчеп утыруы турындагы төше зур табышка булган

Кыйммәтле бүләк алыр алдыннан җырчы төшендә президент белән кара-каршы чәй эчеп утырганын күрә. "Сискәнеп уянып киттем. Күргән төшемне хәерлегә булсын дип юрадым" - дип сөйләде Вадим Захаров "Татар-информ" хәбәрчесенә.

news_top_970_100
Вадим Захаровның президент белән кара-каршы чәй эчеп утыруы турындагы төше зур табышка булган

- Вадим, җырлаган өчен бриллиант белән түләделәрме әллә үзеңә?

- Җырлаган өчен аерым түләделәр. Храмов Николай исемле дустым бар. Ул Якутиядә яши. "Мин сиңа бриллиант алып кайтам әле" дип узган ел вәгъдә биреп киткән иде. Сүзендә торды, алып кайткан. Быел керәшеннәрнең чук бәйрәмендә зурлап бүләк итте шуны.

- Гел кыйммәтле бүләкләр генә бирәләр үзеңә. 50 меңлек эшләпәңне күргәч тел шартлаткан идек, бу ташның хакы күпме соң?

- Бәясен мин сорамадым, ул әйтмәде. Бүләк инде ул, минем өчен бик кыйммәтле!

- Нишләтергә уйлыйсың?

- Берәр кайчан хатыным икенче бала алып кайткач, шушы бриллианттан зур кашлы, затлы йөзек ясатып, Ларисама бүләк итәчәкмен. Әлегә бу кыйммәтле ташны алып куеп торам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100