Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров "Татарстанның атказанган артисты” булды!

“Эх, замана, замана”, “Бас әле станокка”, “Әткәй йорты”, “Без – керәшен җегетләре” кебек җырлары белән танылган, быел исә “Көттермәсәк иде әнкәйләрне” җыры белән тагын да популярлашкан керәшен егете Вадим Захаров тормышында күңелле вакыйга барын язган идек. Инде шатлыкны сезнең белән дә уртаклашыр вакыт җитте. Шушы минутларда, Мамадыш районы Җөри авылында узучы Питрау бәйрәмендә җырчы Вадим Захаровка “Татарстанның атказанган җырчысы” исеме бирелде. Мәртәбәле бүләкне аңа ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды.

news_top_970_100
Вадим Захаров "Татарстанның атказанган артисты” булды!

Тормышындагы зур вакыйга белән котлап, Вадим Захаров белән Питрау мәйданында җәһәт әңгәмә корып алдык.

–Бу яңалыкны миңа, безнең өчен бик зур бәйрәм – 12 июль – календарь буенча Питрау көнендә ирештерделәр. Белгән, ишеткән дус-туганнар шул ук көнне шалтыратып котлый башлады. Телефон тынып тормый. Әмма тантаналы шартларда тапшырмагач, бик ышанып та бетеп булмады диимме соң? Ничектер туган көн уңаеннан тәбрикләүләр кабул иткән кебек кенә тоелды. Менә хәзер инде рәхәтләнеп котлый аласыз, атказанганны көн саен бирмиләр лә!

Мин әле бик дулкынланам. Язмышыма рәхмәт. Бу – беренче чиратта әти-әнинең хезмәте. Алар бүләк иткән язмышка рәхмәт. Хисләр ташый. Мин үзем бик эмоциональ кеше, кайвакытта күңел дә тулып китә. Эшләгән эшеңне хөкүмәт күләмендә бәяләсәләр, бик күңелле вакыйга бит инде, һәрбер артист өчен. Тамашачыларыма рәхмәт. Бу мәртәбәле бүләк алга таба да тырышыбрак эшләргә зур көч, стимул бирә. Гаиләм, тормыш иптәшем, кызым Ульянаның да өлеше бар монда. Укытучыларым Венера Ахатовна, мәктәптә үк күңелдә моң тәрбияләгән Галина Павловна, остазым Зөһрә Шәрифуллинанының да бүләге бу. Сәхнәгә мине продюсер Илфак Шиһапов чыгарды. Кызганыч, ул минем бу шатлыклы мизгелләремне,  бергә башлаган юлның нәтиҗәсен күрә алмады.

–Вадим, заманында “Синнән җырчы чыкмый” дип әйтүчеләр дә булды дип беләм?

–Казан музыка училищесында  “Җырлый белмисең” дип ике ел буе беренче курста укыттылар мине. Аннары: “Синнән җырчы чыкмый” дип чыгарып җибәрделәр.  “Кайт та, әтиең белән урманда утын кис” дип тә өстәделәр. Бик каты күңелгә тигән иде. Гарьләнеп еладым хәтта. Шуннан соң Венера Ганиевага тыңланырга баргач, ул үзенә укырга алды. Музыка училищесындагы укытучыларның берсенә дә ачуланмыйм да, үпкәләмим дә. Гаеп миндә дә булгандыр. Минем бит инде җырлыйсы, сәхнәгә чыгасы килде. Бәлки, тормышымның шушындый борылышлар алуында куылуымның да роле бардыр.

–Генерал булырга теләмәгән солдат юк инде ул, атказанган исеме турында син дә хыялланып яшәгәнсеңдер?

–“Сәхнәдә 10 ел эшләгәч, атказанган артист исеменә лаек булсам иде” дип теләгән идем. Әле алай гына да түгел, “берәр матур бәйрәмгә туры килсен иде” дип тә сораган идем Ходайдан. Быел эстрадага аяк басканга 10нчы ел. Хыялым чынга ашты, Аллага шөкер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100