Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров: "Питрау җитте – җәй үтте” гыйбарәсе искерде, быел керәшеннәр Питраудан соң җәй көтә”

Календарь буенча Питрау бәйрәме – җәйнең нәкъ уртасында билгеләп үтелә. Бүген 12 июль – керәшеннәрнең олы бәйрәме. Гадәттә, “Питрау җитте – җәй үтте” диләр. Ә быел исә киресенчә.

news_top_970_100
Вадим Захаров: "Питрау җитте – җәй үтте” гыйбарәсе искерде, быел керәшеннәр Питраудан соң җәй көтә”

–Табигатькә каршы барып булмый, әмма быел һава торышы шактый гаҗәпләндерде. Менә бүген җәйнең кыл уртасы, гадәттә, моннан соң көннәр көзгә авышырга тиеш. Бүген һава температурасы урыны-урыны белән 27 градуска җитте. Бу исә – җәйнең башлануы гына дигән сүз, – ди керәшеннәрнең танылган вәкиле, җырчы Вадим Захаров.

Питраудан соң, гадәттә, кошлар сайраудан, үләннәр үсүдән туктый. Дару үләннәрен, мунча себеркесен 12 июльгә кадәр җыеп калырга кушалар. Ә быелгы Питрауга керәшеннәр зур өмет баглый.

–Әби-бабайлар сүзләренә карасаң, тарихта мондый еллар булган. Җәй башы аяз көннәре белән сөендермичә, яңгыры белән “бүләкләсә”, керәшеннәр Питрауны көткән. Гадәттә, шуннан соң көннәр ачылып, аязып киткән, чын җәй җиткән, – ди Вадим.

Җырчы сүзләренчә, Питрау көнне туган ир-балаларга Петр, Павел исеме кушалар. Шуңа күрә 12 июль – керәшеннәрдә  барлык Петр, Павелларның туган көннәре. Бүген Питрау уразасы беткән көн, бу көнне кыз урлап өйләнешкәннәр.

Вадим быел “Питрау җитте – җәй үтте” гыйбарәсенең “искерүен” таный. Аңа матур көннәр чыннан да кирәк.

–Быел әле беренче кат печәнне дә җыеп ала алмадык, яңгыр койды да койды гына бит. Мин үзем дә Питраудан соң җәй килүен шатланып, түземсезләнеп көтәм, – ди ул.

Шатлык дигәннән, Вадим Захаров тормышында тагын бер күңелле яңалык бар. Аны сез дә бик тиздән беләчәксез. “Интертат.ру”ны күзәтеп барырга онытмагыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100