Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров ни өчен атказанган артист исеменә лаек булганын әйтте!

Казанда Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның концерты узды. Җырчы ничек кенә тырышса да, концерт алдыннан да, сәхнәгә чыккач та каушавын яшерә алмады. Вадим тамашачы каршына чыкты да, “йөрәк кага, алдан да кага, арттан кага”, - дип, үзе дә сизмәстән тамашачыны көлдерде.

news_top_970_100
Вадим Захаров ни өчен атказанган артист исеменә лаек булганын әйтте!
Концертта Вадимның популяр хитлары да, керәшен халык җырлары да яңгырады. Хәтерләсәгез, аның Айдар Тимербаев көенә, Руслан Чернов сүзләренә язылган “Көттермәсәк иде әнкәйләрне” җыры халык мәхәббәтен яулады. Вадим үзе дә: “Бу җырны җырлаган өчен Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булдым, ахрысы”, - диде.



Концертта Вадимга зур сәхнәгә аяк басарга ярдәм иткән Зөһрә Шәрифуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Виталий Агапов, Венера Ганиева, яшь җырчылар Альбина Абрамова, Илнар Гомәров, “Сәйдәш” бию төркеме, баянчы Рәзил Камалов, Кукмараның “Баламишкин” гармунчылар ансамбле катнашты. Тамашаны Рамил Шәрәпов алып барды.

Вадим Захаров концертыннан 5 кызыклы факт:


1. Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның иҗатына 10 ел тулды.
2. Вадим Хәния Фәрхигә багышлап, аның репертуарыннан “Арала бу газаптан” җырын башкарды. Вадим бу җырны башкарырга Хәния Фәрхидән рөхсәт сораган булган.
3. Вадим Захаровка Татарстанның керәшеннәр җәмгыяте исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
4. Вадим Виталий Агаповка ишарәләп, “керәшеннәр башына эшләпә киеп йөри, мин дә эшләпә белән җырларга теләгән идем, ләкин ул өйдә онытылып калган”, - диде. Җырчы ул эшләпәнең 49900 сумлык булуын да әйтте. “Миңа аны бүләк иттеләр. Ярый әле утырып тора идем, чөнки андый кыйбатлы бүләк биргәннәре юк иде әле”, - диде Вадим.
5. Иң ерак төбәктә яшәүче тамашачыга Вадимның туган авылы Кукмара районы Пчеловод авылыннан китерелгән бал бүләк иттеләр. Бал Сургутта яшәүче ханымга эләкте.

Концерт булган көнне Казанда бик каты буран чыкты. “Кунакларың исән-сау кайтып җитә алганмы?” – дигән сорауга: “Әтиләр авылга төнге икенче яртыда гына кайтып җиткән. Иң җайлысы Виталий Агаповка булган, ул Казан-Чаллы юлына чыгып, 50 метрга үтүгә, буран туктады, диде. Иң кыены Рамил Шәрәповка төшкән. Алар төнге 3тә Уфага чыгып китте. Юлда барганда, микроавтобуслары юл кырыена төшеп ауган. Аллага шөкер, барысы да исән-сау. Ә концертка килгәндә, барысына да ошаган, әле дә җылы сүзләр килә тора”, - диде Интертатка Вадим Захаров.






































































Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100