Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров концертына ялган акча белән кергәннәр

Акчаның ялган булуын җырчы бүген автозаправкага кергәч кенә белгән.

news_top_970_100
Вадим Захаров концертына ялган акча белән кергәннәр

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров кызык та, кызганыч та хәлгә тарыган. Җырчының концертына берәү 200 сумлык ялган акча белән кергән. Бу хакта Вадим “Интертат” хәбәрчесенә үзе сөйләде.

- Яңа ел бәйрәмнәре арасында, 4-7 гыйнварда авылларда концертлар белән йөрдек. Шуннан җыелган 200 сумлык купюраларны кесәгә аерып салып куйдым да, бүген шуның 2000 сумына заправкага кереп, бензин салдым. Акча түләгәндә кассир кыз: “Сезнең бит бер акчагыз ялган!” ди. Әллә нишләп киттем. Карасам, чыннан да бер акчага “200 дублей” дип язылган, “Билет банка приколов” чыгарган. Ни көләргә белмәдем, ни еларга. 200 сумлык бу акчалар – тамашачыларның билет алган акчалары. Менә шуны уйлыйм: бу кеше ни йөзе белән концерт карап утырды икән дә, нинди күңеле белән шулай эшләде икән дим. Моның ахырын бу кассир белән икебез генә беләбез. Шуңа күрә әзрәк кенә мәгънәлерәк булыйк әле дип әйтәсе килә, - ди җырчы.

Вадим Захаровның моңа кадәр мондый хәлгә тарыганы булмаган.

- Ярый әле, кассир аңлый торган кеше булып чыкты. Алла сакласын, полициягә ялгарлар, ялган акча йөртә дип, даның чыгар, - ди Вадим. - Менә шул 200 сумлыкны тотып утырам әле һаман. Ай-яй, әллә ниләр бар. Кызык кына түгел, кызганыч та булырга мөмкин бит бу.

Киң күңелле Вадим Захаровның шулай ук күңел төбендә “Бәлки бу тамашачыны үзен алдаганнардыр, аңа да бу ялган акчаны кая да булса биреп, үзе белмәгәндер” дигән уе да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100