news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров киемен ошатмаучыларга җавап бирде

Җырчы Вадим Захаров «Матур киенеп йөр, теләсә кайда җырлама», — диючеләргә үзенең инстаграм сәхифәсендә җавап бирде.

news_top
Вадим Захаров киемен ошатмаучыларга җавап бирде
Салават Камалетдинов

Җырчы юл кырыенда торган машиналар һәм кычыткан баскан гаражларга охшаган бина фонында җыр башкарып, социаль челтәргә видеосын элгән.

Видео астында җырчы: «Матур киенеп йөр, теләсә кайда җырлама инде диючеләр бар. Җәмәгать, минем үземә ничек уңайлы, шулай киенәм һәм кайда җырлыйсым килә, шунда җырлыйм. Иң мөһиме, намус белән җырлыйм мин, гаеп итеш булмасын», — дип тәнкыйтьчеләргә мөрәҗәгать иткән. Шунда ук ул җырның Балтач районы Түнтәр авылына багышланганын һәм Сания Әхмәтҗанова сүзләренә, Фәрит Әхмәтов көенә иҗат ителгән язган.

Вадим Захаровның язмасы берничә дистә комментарий җыйган. Барысы да җырчыны хуплый һәм мактый. Аңа җылы теләкләрен белдерүчеләр дә бар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар