Вадим Захаров: Хастаханәдә ятканда, 7 килога ябыктым
Күптән түгел Вадим Захаров хастаханәдә ятып чыкты. Җырчы белән ни булганын үзеннән сорадык.

“Сигез көн буе ашказаны асты бизе белән Республика клиника хастаханәсендә дәваландым. Аякка бастырган барлык табибларга зур рәхмәтемне белдерәм. Хастаханәдә чакта 7 килога ябыктым. Хәзер дә табиблар кушканча, диета саклыйм, көн дә ботка ашыйм. Бу диетаны 60 көн тотарга кирәк, диделәр. Майлы ризыкларны бөтенләй ашарга ярамый”, - дип сөйләде Интертатка Вадим Захаров.
Хәзерге вакытта җырчы Филармониядә узачак концертына әзерләнә. “Ун еллык иҗат кичәсе булачак. Шушы ун ел дәвамында кемнәр белән иҗат иттем, барысы да концертымда чыгыш ясаячак: Венера Ганиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Шәрифуллина һәм башкалар. Илсөяне дә чакырдым, әмма аның ул көнне туган көне, килә алырмы – белмим. Мине бит сәхнәгә Илфак Шиһапов чыгарды. Ә сәхнәгә тәүге адымнарымны Илсөя Бәдретдинова концертында ясадым”, - ди Вадим.