Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров гаиләсе өч бүлмәле фатирга күченгән

«Мактанып та йөрисе килми, фатир банкныкы бит әле, түлисе бар», - ди Вадим Захаров.

news_top_970_100
Вадим Захаров гаиләсе өч бүлмәле фатирга күченгән

Җырчы Вадим Захаров өчен быелгы ел чын мәгънәсендә уңышлы ел булды. Узган Питрауда аңа «Татарстанның атказанган артисты» исемен бирделәр. Үзе әйтүенчә, бу ел бик тыгыз һәм җаваплы ел булган аның өчен.

– Бер атна элек кенә өч бүлмәле яңа фатирга күчтек. Аны әллә ни мактанасы да килми, ул бит әле банкныкы, түлисе бар.

Авылда печәннәрне җыйдык. Уңыш ярый, үзебезгә җитә. «Сине югалтудан куркам» (Фирзәр Мортазин, Алсинә Сәләхова) исемле җырга клип төшерергә җыенабыз.

    Кызыбыз Ульяна укырга керергә җыена. Укый-яза белә, татарча да, русча да сөйләшә, инглиз телен дә чамалый. Өч ел мәктәпкә әзерлек курсларына йөрде. Рәсем буенча осталыгы да артканнан арта бара, - диде Вадим Захаров.


    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100