Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вадим – минем иң эре җимешем»: Винера Ганиева уңышларын барлый торган яшькә җитүен әйтте

news_top_970_100
«Вадим – минем иң эре җимешем»: Винера Ганиева уңышларын барлый торган яшькә җитүен әйтте
Видеодан скриншот

Узган ялларда Казанның «Пирамида» концертлар залында Вадим Захаров концертлары булды. Концертка аның остазы Винера Ганиева да килгән. Җырчы Айгөл Бариева Винера Ганиеваның үзенең укучысы Вадим Захаровка әйткән сүзләрен видеога төшергән һәм социаль челтәрдә урнаштырган.

Видеодан күренгәнчә, сәхнәгә күтәрелгән Винера Ганиева «Хәерле кичләр!» диюгә үк, халык аңа хөрмәтен белдереп, кул чабарга тотынды.

«Шундый мәртәбәле залны тутырып килгән, Вадимымның җырларын, иҗатын яраткан тамашачылар, рәхмәт сезгә. Минем шундый вакытым җитте – җимешләр җыяр вакыт. Вадим – минем иң эре җимешем инде, – дип шаяртып, кочаклап алды ул Вадим Захаровны. – Гел кочаклап торасы килә шуны. Кояш бит ул».

«Мин кичә дә килгән идем. Кичә мин сәхнәгә чыкмадым, сез бүген күбрәк уңдыгыз. Кичә мин чәчәк кенә бүләк иткән идем, бүген тәмлюшкәләр», – дип бүләген тоттырды Винера Ганиева.

«Ике көн шулай залны тутырып җыю – ул бик зур дәрәҗә. Син кыйблаңа туры булдың, син беркемне дә кабатламадың. Үзеңнең җырларың булды. Менә хәзер синең үзеңнең тамашачың. Бу – бик зур бәхет, бик зур казаныш. Киләчәктә шушы дәрәҗәне, шушы биеклекне югалтмыйча, яңа үрләр яуларга язсын, Алла боерса. Син менә шушы кыска гына арада республиканың атказанган артисты булдың, тиздән, иманым камил, халык артисты булачаксың, Алла боерса. Синең иҗатың, син үзең тарихта уелып калачаксың», – диде сәхнәдә Винера Ганиева Вадим Захаровка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100