«Ваһаповчылар» Гөлсирин Абдуллина белән хушлашкан
Яшь җырчының Ваһапов фонды белән төзегән 8 еллык килешүе тәмамланган.
Яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина Ваһапов фонды белән хушлаша. Аның продюсер Рифат Фәттахов белән төзегән 8 еллык контракты ахырына якынлашкан.
«Минем өчен бу шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да вакыйга. Шушы 8 ел эчендә мин иҗатымны, үз юлымны, үз җырларымны, үз тамашачымны, үземнең мәхәббәтемне таптым. Олы сәхнәләргә аяк басып, зур шәхесләр белән чыгыш ясадым. Әле мин рәсми рәвештә эшлим һәм мине фестивальнең концертларында күрә алачаксыз.
Иҗатым тагын да яңа сулыш белән сулый башлаячак! Яңа образлар, өр-яңа җырлар! Һәм мин инде болар өстендә эшли башладым», — дип яза ул.
Продюсеры да үз сәхифәсендә хушлашу посты урнаштырган. Иң мөһим момент турында да язарга онытмаган. «Гөлсирин белән матур итеп эшләдек, бернинди җитди конфликтлар, аңлашылмаучанлыклар булмады», — дигән үзенең күпчелек җырчылары белән гаугалашып аерылышкан продюсер. "Без хушлашмыйбыз! Безнең хезмәттәшлек бары тик яңа баскычка күтәрелә», — дип тә өстәгән.
Инстадуслары һәм тамашачысы Гөлсирингә алга таба да иҗат уңышлары, яңа күтәрелешләр теләгән.