"Ваһаповчылар" Айсылу Габдинова урынына Сарман кызы Зәлиләне алганнар - видео
"Ваһаповчылар" Айсылу Габдинова урынына Сарман кызы Зәлиләне алганнар - видео
Быел апрель аенда продюсер Рифат Фәттаховны "ваһаповчылар"ның берсе - Айсылу Габдинованы "Дуслык күпере" концертында катнаштырмавын әйтте. Соңрак җырчы белән контрактның өзелүе билгеле булды.
Айсылу Габдинова "урынына" алынган җырчыны тәкъдим иттеләр. Ул - Сарман районыннан Рузилә Бәдретдинова, сәхнә псевдонимы - Зәлилә, фестиваль лауреаты. Аңа 18 яшь, аккаунтында нибары 155 кенә язылучы бар. "Гаиләбезгә рәхим ит, Зәлилә!" - дип язганнар Ваһаповчыларның рәсми аккаунтында.
"Бүгенге көннән сез миңа ЗӘЛИЛӘ дип эндәшә аласыз! Күптән түгел зур хыялым чынга аша башлады! Бер яктан, һичшиксез шатмын, икенче яктан бик дулкынланам...
⠀ Җыр - моң дөньясында хәерле сәфәрләр теләгез миңа! #Вагаповфест белән бергә тәүге эшләвем бик уңышлы булды! Дуслашырбыз дип ышанып калам!Җәлил халкына, үземнең райондашларыма ЗУР рәхмәтләреме белдерәм! Яңадан шушындый концертларда бергәләшеп, гөрләтеп җырларга язсын!" - дигән Зәлилә.
Зәлилә "Йолдызлык" фестивалендә катнашкан. Аның "Бәрәңге" җырына 2011 елда төшерелгән клибы бар.