Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ваһапов фестивале матбугат очрашуы: өч спикерга бер журналист, ә сорауларга вакыт юк

XVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе үтте. Әмма матбугат конференциясенә караганда бу чараны спикерлар конференциясе дисәк, дөресрәк булыр иде. Чөнки журналистларга караганда килгән кунаклар өч тапкыр күбрәк иде.

news_top_970_100
Ваһапов фестивале матбугат очрашуы: өч спикерга бер журналист, ә сорауларга вакыт юк
Салават Камалетдинов

Матбугат конференциясендә чакырылган кунакларның журналистларга караганда өч тапкырга гына түгел, дүрт тапкырга артыграк та булуы мөмкин иде әле. Чөнки мине — «Татар-информ» журналистын башта кертергә теләмәделәр. Тәртибе шулай инде, аңлыйм. Матбугат конференциясенә башка журналистыбыз — Рузилә Мөхәммәтова аккредитацияләнгән иде. Әмма аның ашыгыч рәвештә башка эше килеп чыкты да, редакция мине җибәрде. Конференция үтәчәк залга үткәч, миңа Ваһапов фестиваленең сопродюсеры Айбикә туташ Фәттахова мөрәҗәгать итте. «Сез каян?» — дип сорады ул. Аккредитацияләнмәгән булуымны искәртте. Әллә куып чыгарыр микән дип уйлаган идем. Вәт тамаша булыр иде!.. Әмма, бәхеткә каршы, әллә җомга көне, әллә Рамазан ае булганга, мине куып чыгармадылар. Рузилә Мөхәммәтова турында: «Ул килә алмады», — дигәч, Айбикә миңа кырыс кына караш ташлады.

Иң беренче итеп Ваһапов фондында эшләүче Гөлсирин Абдуллина белән күрештем. Без аның белән таныш. Интервью да алганым бар, төрле чараларда да күрешәбез, шуңа күрә безнең аралашуда әллә нинди сәерлек юк кебек. Шулай ук Рәнис Габбасов белән дә бер-беребезне белмибез түгел. Ул да шунда иде. Сөйләшеп киттек, хәлләрне сораштык. Рәнистән мин: «Әле икенчесе артыннан барырга уйламыйсызмы?» — дип сорадым. Уйлыйлар икән. Рәнис фикеренчә, балаларның үзара аралары күп булмаса, яхшырак. Теләкләре чынга ашсын! Гөлсирин белән дә бәби табу хакында сөйләшеп киттек.

Менә шулай итеп сөйләшеп утырганда, безнең яныбызга янә Айбикә килде. Хәзер төгәл сүзен-сүзгә ни әйткәнен яза алмам, әмма чама белән әйтәм. Ул үзенең җырчыларына минем белән сөйләшүнең «опасно» булуын җиткерде. «Әкрен генә сөйләшегез, юрист булганда гына», — диде кебек әңгәмәдәшләремә. Аннары, без сөйләшмәсен өчен, Гөлсирин белән безнең арага кереп утырды.

Конференция башланып китте.

Продюсер Рифат Фәттахов үз чыгышын журналистларга рәхмәт сүзеннән башлады. «Чакыруны кабул итеп килгән журналистлар бик зур рәхмәт». Журналистлар гына бик әз иде. Әллә чакырулары барып җитмәгән, әллә яхшы итеп чакыра белмәгәннәр… Өчәү генә идек без — «Бизнес-онлайн», ТНВ һәм «Татар-информ». ГТРК да бар иде бугай, алар беренче курста укучы практикант кызлар иде дип хәтерлим. Башкаларын күрмәдем. Бәлки тагын берәр журналистны күрми калган булсам да, сорау бирүчеләр юк иде.

Шуңа күрә ярый, кергәнмен әле дим, чөнки матбугат очрашуының сораулар өлешенә күчкәч, залда тынлык урнашты. ТНВ журналисты яңалыклар турында сорады. Шуның белән бетте.

Аннан соң мин сорауларымны бирдем. Дөресрәге, бирергә тырыштым.

Кунаклар соң, кунаклар! Ун кеше! Алар һәммәсе дә берсеннән-берсе хөрмәткә лаек кешеләр. Мондый составның кайсы конференциядә генә булганы бар икән?

Алар:

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев,

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина,

Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Резедә Ахиярова,

Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев,

Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина,

Россиянең композиторлар идарәсе берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин,

Татарстанның һәм Башкорстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев,

«Татарстан Яңа Гасыр» телеканалы әдәби-музыкаль программалары баш мөхәррире Фәридә Төхвәтуллина,

Халыкара конкурслар лауреаты, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина

…һәм, әлбәттә, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, продюсер Рифат Фәттахов.

Спикерларга болар гына аз тоелган, ахры. Халык артисты Миңгол Галиев та президиум янына басып чыгыш ясады. Димәк, унбер спикер! Өч журналистка!

Барысы да исемле, барысы да данлы. Ә журналистлар юк! Кызгандым. Кайда соң сез, журналистлар? Шундый зур бәйге! Жюри составы гына ни тора! Ә сез юк. Матбугат очрашуында, гадәттә, журналистлар күбрәк була түгелме соң?..

Кунаклар күп, журналистлар аз, дидем инде. Әмма шунда да рәхәтләнеп сорау бирергә ирек бирмәделәр. Зилә Даяновна сәгатенә төртте. Вакыт юк. Матбугат конференциясен шулай күзаллыйдыр алар — үзләре тиз генә фикерләрен әйтеп чыкты да, әллүри. Сөйләшмәдек түгел бит, сөйләштек.

Мин шундый зур кунаклар килгән матбугат конференциясе турында язмау дөрес түгел дип уйлыйм. Шулкадәр тырышып матбугат конференциясе әзерләгән Рифат Фәттахов, ә килүче юк! «Пресс-релиз» да бар, афишалар да әзер… Шуңа күрә алар уздырган бәйге турында язуны намус эшем дип кабул итәм.

Матбугат конференциясендә җиткерелгән яңалык:

Казанның Халыклар дуслыгы йортында Рәшит Ваһапов фестивале кысаларында үткәрелүче яшь башкаручылар бәйгесе 2007 елдан бирле Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль кысаларында уздырыла. Фестивальне Татарстан Президенты ярдәме белән Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый татар мәдәнияте фонды уздыра. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйгенең максаты — халык җырлары, классик музыка, эстрада һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү һәм аларны зур сәхнәгә чыгару.

Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов сүзләренчә, XVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесендә Башкортстанда яшәүче татар җырчылары да, башкорт җырчылары да актив катнаша.

«Ел дәвамында бәйгегә игътибар кимеми. 112 гаризаның 30 проценты Башкортстан Республикасыннан кабул ителде. Бәйгедә катнашкан чып-чын башкортлар да рәхәтләнеп татар җырын башкара», — ди Рифат Фәттахов.

Продюсер сүзләренчә, 112 катнашучының 81е икенче турга сайлап алынды. Соңгы турга исә 41 кеше үткән.

Бәйге быел тугызынчы тапкыр үткәрелә. 2014 елга кадәр ул ел саен үткәрелә иде. Әмма 2014 елдан ул ике елга бер тапкыр үткәрелә башлады. Бәйгенең җиңүчеләрен 17 майда узачак гала-концертта ачыкларбыз.

Тагын да күбрәк язган булыр идем, кунаклар сәгатьләренә төртеп күрсәтү сәбәпле, үземне кызыксындырган башка мәсьәләләрне ачыклый алмадым, яза да алмыйм.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100