news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ва-а-а-у!» – Марат Яруллин чит ил җырын татарчалаштырган

news_top
«Ва-а-а-у!» – Марат Яруллин чит ил җырын татарчалаштырган
Фото: Марат Яруллинның шәхси аккаунтыннан

Яшь җырчы Марат Яруллин Яңа ел алдыннан – 31 декабрь көнне тамашачыларына бүләк ясаган – Яңа ел премьерасы тәкъдим иткән.

«Йөрәгем тик сиңа» дип аталган әлеге җыр һәр ел саен Яңа ел төнендә бик популяр булган «Last Cristmas» җырының мотивына язылган.

«Минем сезгә бүләгем бар. Беләсегез киләме?» – дип интрига ясаган башта Марат Телеграм каналында. Аннары гына ул, бәйрәм белән котлап: «Киләсе Яңа еллар белән дуслар! Рәхмәт минем белән булганыгыз өчен», – дип, яңа җырын тәкъдим иткән.

«Вәт ичмасам күчтәнәч», «Ва-а-а-у!», «Ут булган бу!», «Искиткеч, тылсымлы», «Яңа ел төнендә без мондый җырга бик лаек. Рәхмәт!», «Wham!» төркеменең «Last Cristmas» җырына татарча версия яздыру – шәп идея. Клип та һәрвакыттагыча искиткеч: югары дәрәҗәдә, бәйрәм рухында... Рәхмәт эстетик яктан рәхәтлек биргәнең өчен», – дип комментарийлар язганнар Маратның Телеграм-дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар