
Организмга В витамины җитешмәү хроник арыганлык, мускуллар зәгыйфьлеге, йокы бозылу һәм тән тиресе начарлануга китерергә мөмкин. Бу турыда РИА Новости Красногорск хастаханәсе табиб-терапевты Андрей Васильевка сылтама белән яза.
«Витаминнар җитешмәү билгеләре витамин төренә карап төрлечә булачак. Әмма гомуми билгеләр дә бар: хроник арыганлык һәм мускуллар зәгыйфьлеге, йокы бозылу, эмоциональ тотрыксызлык һәм тән тиресе начараю (кычыту, корылык). Күп очракта бу симптомнар бергәләп барлыкка килә», – диде Васильев.
Табиб билгеләп үткәнчә, түбәндәге авырулар күзәтелергә мөмкин.
- В1 витамины җитмәгәндә – баш авырту, координация бозылу;
- В2 җитмәгәндә – яктылыкка сизгерлек, анемия, тиредә һәм лайлалы катламнарда ялкынсынулар;
- В3 җитмәгәндә – дерматит һәм диарея;
- В5 җитмәгәндә, анорексия һәм эч авырту;
- В6 витамины җитмәгәндә – депрессив халәтләр, көзән җыеру һәм спазмнар, астма кискенләшү;
- В9 витамины җитмәгәндә – мускуллар массасын югалту, күз алмасы саргаю;
- В12 витамины җитмәгәндә – когнитив функцияләр һәм күрү начараю, эчәклек эшчәнлеге бозылу, тахикардия.
Васильев шулай ук искәрткәнчә, В төркеме витаминнары организмда үзлектән барлыкка килми, ә ризык аша гына керә: ит, йомырка, сөт, чикләвек, гөмбә, ярмалар һәм ашлыклар аша, диелә хәбәрдә.