Нурлатта Гыйматдинов урамындагы 3 катлы торак йортның өченче катындагы фатирларның берсендә янгын чыккан.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр фатирда булган 35 яшьлек хатын-кызны һәм аның 12 һәм 3 яшьлек ике кызын коткарган. Өчесен дә медицина хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Табиблар реанимация чаралары уздырган, ләкин хатын-кыз, кызганычка, һәлак булган. Кызларны Нурлат үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.
Янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре ачыклаячак.