«Вәт сыер»: ИлГәрәйнең концертында көтелмәгән хәл булган
Җырчының операторы концерт вакытында берничә тапкыр абынып егылган.

Җырчы ИлГәрәйнең чираттагы концертында кызык та, кызганыч та хәл килеп чыккан. Операторы җыр вакытында, берничә мәртәбә абынып егылган. ИлГәрәй әлеге күренешне инстаграмга куйган.
Инстачылар оператор егетне сәхнәгә исерек килеш чыккан дип уйлаганнар. «Башка шунда ук сыер дигән сүз килде», «Нинди бәрәңге аяклы оператор бу?» — дип язганнар.
Бер төркем инстачылар операторның чын профессионал булуын, үзе егылса да, камерасына зыян китермәвен мактаганнар.
«Бәлки махсус халык көлсен өчен эшләгәндер», — дип фаразлаучы да булган.