Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вәт мөгез куйгансың, ирең кызганыч»: Иркә иренә бүләк ясаган

Иркә иренә үзенчәлекле баш киеме бүләк итүен язган. Тик инстачылар бүләкне ошатмаган.

news_top_970_100
«Вәт мөгез куйгансың, ирең кызганыч»: Иркә иренә бүләк ясаган
Салават Камалетдинов

«Артурыма, иремә Яңа елга менә шундый бүләк эшләдем. Үзенчәлекле шапка бәйләдем. Ничек сезгә? Яратканыма ошады бугай, йөзенә чыккан. Черкиме яки филме? Сезгә дә кирәк булса, языгыз, бәйләп бирәм», — дип язган җырчы Иркә.

Инстачылар фантазияләрен эшкә җиккән. Алар җырчы бәйләгән шапканы озынборын, мөгез, фил, черки, фил баласы, чәйнек, танк, шүрәле, инопланетянин дип атаган.

«Ник үзегезгә бәйләп кимәдегез?» дип язучыга җырчы «үземнекен соңрак бәйләп киям, әле җеп җитеп бетмәде. Артур китте базарга, шуның артыннан. Миңа өч мөгез кирәк ди», дип җавап биргән.

«Мөгезне ясап куйгансың, ирең кызганыч, мескен бозау» дип язган берәү. Җырчы яраткан кешесен бозау дип атаучыларны блокировкага куям дип язган.

«Иреңә мөгез бәйләгәнсең түгелме?» диючегә җырчы «һәр кешенең җавабы эчке халәтеннән тора», дип җавап биргән дә, башка комментарийларны җавапсыз калдырган.

«Вәт мөгез куйгансың», «Артур салып ат, Син бу нәрсәкәйне», «Шәп булган бит бу, черкигә охшаган», «Кайсы бер вакытта бөтенләй чама белмисез татар эстрадасы…», «Иркүшкә, уртадагысы аңлашыла инде нәрсә икәне, ә менә кырыйларында нәрсәләре ул? Кыңгырауларымы?», «Нинди чибәр иреңне шулай мыскыл итмиләр инде. Монда күрсәтеп ни кызыгың таптың. Шаярып та килешми», «Бу беренче мөгез. Калганнары алда әле», «Антенна өскә карап тора, димәк тота».

«Мөгез ике була ич ул. Бар кешенең күңеле начарлыкта инде. Абау. Күңелеңне төшермә. Иркә, үз кулың белән эшләгән бүләк шәп була ул», «Күңеле бозык кеше генә үзеннән чыгып фикер йөртә. Иркә, кәефеңне төшермә», «Шәп, филгә охшаган. Гел алга күрсәтеп тора. Булган кеше барысын да булдыра», — дип җырчыны аңлаучылар да табылган.

Артур белән бергә эшләүче кызлар да комментарий калдырган: «Карарбыз, эшкә киеп барыр микән», «Бер бүлмәдә утырабыз, киеп килерме икән».

«Хатын-кыз гына ирен теләсә черкигә, теләсә филгә әйләндерә. Арыслан ясаучылар гына сирәк», — дигән акыллы фикер язучылар да бар.

Җырчыга шундый баш киеменә заказ бирергә теләүчеләр дә табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100