Вәсим Вахитов: Һәр теләгән кешене инкассаторлыкка кабул итә алмыйбыз
Татарстан Республикасы инкассация идарәсе оешмасы кыйммәтле әйберләрне ташудан тыш, тагын нинди хезмәт белән шөгыльләнә? Инкассатор булу никадәр дәрәҗәдә авыр? Инкассаторның хезмәт хакы күпме? Болар хакында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов сөйләде.
- Татарстан Республикасы инкассация идарәсенең нинди юнәлешләре бар? Аның үсеше, яңа мөмкинлекләре турында сөйләп китсәгез иде.
- Инкассация идарәсе дигәч тә, күп кеше безне инкассациянең кыйммәтле әйберләрен илтү белән генә шөгыльләнәбез дип уйлый. Безнең җәмгыять бер урында гына тормый, Россиянең инкассация бүлеге белән беррәттән без дә хезмәт күрсәтүләребезне үстерергә тырышабыз. ТР инкассация идарәсе РФнең Үзәк Банкының һәм Россия инкассациясе берлегенең бүлеге булып санала. Безнең төп бурычыбыз – барлык банк һәм кредит оешмаларын акчалар белән тәэмин итү. Акча белән бәйле булгач, башка өлкәләр белән дә мөнәсәбәтебез бар: контроль-касса техникасы, банкомат, инфомат һ.б. Боларсыз акчаны тапшыру була алмый, чөнки моның өчен махсус җайланмалар бар. Кулланылышта ялган акчалар булмас өчен, без ялган акчаларны тикшерү белән дә шөгыльләнәбез. Безнең коллектив зур, бездә 1000 якын кеше эшли. Республиканың 15 шәһәрендә бүлекләребез бар, шулай итеп, Татарстанның инкассация идарәсе ТРның барлык зона районнарына таралган. 250дән артык махсус автомашиналарыбыз бар. Хезмәт җитештерүчәнлекнең күләме буенча без Россиядә (Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң) өченче урынны алып торабыз. Бу – безнең республиканың һәм ТР инкассация идарәсенең тырышлыгы нәтиҗәсе.
Барлык мөмкинлекләребезне истә тотып, яңа хезмәт күрсәтүләрне ачтык. Беренчедән, без исәпләү кассаларын булдырдык, ягъни инкассациягә бара торган акчаларны без үзебездә калдырып, аларны яңадан санап чыгарабыз, шикле булган акчаларны ачыклыйбыз һәм соңыннан кредит оешмалары буйлап тиз генә таратабыз. Безнең клиентларыбыз: “Газпром трансгаз Казань”, Энергетика оешмалары, барлык заправка комплекслары – “Таиф”, “Татнефтепродукт”, “Татнефть АЗС”, “Татавтодор”, газ заправкалары, “Пятёрочка” , “Магнит” кибетләре челтәрләре. Барысы 2 меңнән артык оешмалар. Алар бездән канәгать кала. Иң беренчеләрдән булып “Пятёрочка” кибетләрен хезмәт күрсәтә башладык, инде дүрт елдан артык хезмәттәшлек итәбез. Өстәвенә, без аларны тиенле акчалар белән тәэмин итәбез.
Соңгы арада Федераль законга төзәтмәләр кертелде, хәзер касса аша үткән акчалар салым органнары тарафыннан онлайн режимда контрольдә тотыла. Шул уңайдан, без “ШТРИХ-М” компаниясенә мөрәҗәгать иттек тә, 2018 елның 23 маенда “онлайн-касса”ны куллану буенча Федераль законга багышланган семинар уздырдык. Аның оештыручысы – Татарстан Республикасы инкассация идарәсе булды. Семинарда 300дән артык эшмәкәр катнашты.
“Онлайн-касса”ның түбәндәге өстенлекләре бар: салым органнары белән эшләүдә тәҗрибәбез тупланган, шуңа күрә дә кассага эләккән акчаларның контрольдә булуы зарур. Кече һәм урта бизнес эшмәкәрләренә кыенлыклар килмәсен өчен тырышабыз. Җаваплылыкны үзебезгә алдык. Безнең фирманы бөтен тирәдә дә беләләр. Инкассациядә булган әйбер ватыла калса яисә аңа зарар килсә, берникадәр вакыттан төзәтеп, алмаштырып бирәбез, бернинди дә проблема юк.
“ШТРИХ-М” компаниясе контроль-касса техникасының иң эре җитештерүченең берсе булып санала. Бүгенге көндә без контроль-касса техникасын инде урнаштырдык һәм түбәндәге клиентлар белән килешүләр төзедек: ҖЧҖ “Газпром сниженный газ”, ҖЧҖ “Газпром трансгаз Казань”, ҖЧҖ “Татнефть-АЗС Центр”, ААҖ “ХК Татнефтепродукт”, ҖЧҖ “ДИАЛ-Сервис”, ДУО “Таттехмедфарм”, ҖЧҖ “Агроторг”, “Перекресток” сәүдә йорты.
“Онлайн-касса” һәм контроль-касса техникасын кулланылышка кертү контроль-касса техникасының еллык чыгымнарын кыскартырга ярдәм итәчәк. Шулай ук, эшкуар һәм шәхси эшмәкәрләр онлайн режимда үзләренең әйләнешләрен һәм күрсәткечләрен күзәтә ала, бизнесларын яхшырак контрольдә тота ала.
Икенче яңа хезмәт күрсәтү төре – банкомат-терминалларны төзекләндерү. Алар хәзер бик күп таралган, барысы да техник яктан хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ. Әлеге программаны 6 ел элек өйрәндек, үзебезнең белгечләребезне әзерләдек. Бүгенге көндә килешү буенча 8дән артык кредит учреждениясенең күп сандагы банкоматларын карап торабыз.
Өченче яңа хезмәт күрсәтү төре – билгеле бер документларны юкка чыгару. Әлеге документлар гади кәгазь битләре түгел. Әйтик, кредитлык оешмалары, хокук саклау органнары, сәламәтлек саклау оешмалары һ.б. документларын макулатурага гына тапшырып булмый бит! Бу өлкәдә инде өч ел элек хезмәт күрсәтә башладык, махсус белгечләребезне әзерләдек, кирәкле җиһазлар алдык. Документларны юкка чыгару хезмәтен сорап күп кенә министрлыклар, шулай ук дәүләт архивы да мөрәҗәгать итә башлады. Ул оешмаларга да, безгә дә отышлы. Шикләнгән очракларда, үзләре безгә килеп, документларның ничек юк ителгәннәрен карыйлар.
Соңгы арада “ШТРИХ-Taxo RUS” тахографларын урнаштыру белән шөгыльләнә башладык. Тахограф – автотранспортка куела торган контроль җайланмасы. Ул, очкычларга беркетелгән кара ящик кебек, бар әйберне дә яздырып бара.
Моннан тыш, без үзебездә төрле банк, оешма машиналарын төзекләндерү белән дә шөгыльләнәбез.
Уставта язылган программаларны чынга ашырабыз, алга таба планнарыбыз күп. Татарстан Республикасы инкассациясенең Идел-Нократ регионы лидерлары, быел август аенда хезмәт күрсәтү эшләре буенча семинар-киңәшмә үткәрергә ниятлибез. Чарага РОСИНКАС берләшмәсе җитәкчеләре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел – Нократ, Урал филиаллары җитәкчеләре килер дип көтелә.
2016 елның 12 октябрендә Казанда кыйммәтле әйберләрне хәвеф-хәтәрсез ташу буенча Халыкара семинар-киңәшмә үтте, анда ТР Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Россия Үзәк банкасының идарәсенең урынбасары Георгий Иванович Лунтовский, чит ил кунаклары да катнашты. Банк системасында эшләүче чит ил белгечләре безнең базаны, эшләү дәрәҗәбезне карады һәм, нәтиҗәдә, безгә уңай бәя бирделәр.
- Хәзерге вакытта газ җиһазларын урнаштыру киң таралган. Сез моның белән шөгыльләнәсезме?
- Без 3 елдан артык газ җиһазларын урнаштыру белән шөгыльләнәбез. Билгеле, ягулыкка бәяләр арта тора. Шуны истә тотып, без автотранспортларга бензин урынына, газ ягулыгы җиһазларын урнаштыра башладык. Үзебезнең 18 машинабызны да газ ягулыгына күчердек. Нәтиҗәдә, бер елга миллион сумга якын экономия чыкты, чөнки газ бәясе бензин бәясенә караганда ике тапкырга арзан, гәрчә ягулык чыгымнары бер үк булса да. Киләчәктә без бензин белән эшли торган машиналарны ЮХИДИ, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән килешеп, газ ягулыгына күчерергә телибез. Аның төп плюслары – машиналарның кулланылу сроклары озайтыла, экология дә чистарак булыр иде. Күптән түгел без “Газпром”ның программасына эләктек, ягъни газ җиһазларын урнаштыру чыгымнарын “Газпром” тулысынча үзенә ала, урнаштыру бушка булачак. Без һәр транспортка да хезмәт күрсәтергә әзер.
- Физик затлар да мөрәҗәгать итә аламы?
- Юридик затлар да, физик затлар да мөрәҗәгать итә ала.
- Инкассация идарәсенә кыйммәтле әйберләрне сакларга тапшырып буламы?
- Кыйммәтле әйберләрне сакларга алабыз. Сүз уңаеннан, “Алмаз-Холдинг” зәркән кибет челтәрләренә һәм башка оешмаларга без хезмәт күрсәтәбез. Моңа гарантия бирелә. Безгә тапшырган барлык милек тә иминиятләштерелгән. Ул-бу була калса, без 3 көн эчендә аны тулаем суммасы белән кайтарып бирәбез, суд карарын яисә кем гаепле икәнен белүне көтеп тормыйбыз. Килешү төзеп, җаваплылыкны үз өстебезгә алабыз икән, компенсациялибез.
- Кыйммәтле әйберләрне саклау камераларында тотасызмы?
- Безнең махсус саклау бүлмәләре бар: коралларны, кыйммәтле әйберләрне аерым саклыйбыз. Алар тәүлек дәвамында видеокамера астында, сакчы күзәтүендә ышанычлы җирдә саклана.
- Казанда еш кына мәдәни кыйммәткә ия булган күргәзмәләр уза. Сез күргәзмәгә куелган әйберләрне да ташыйсызмы?
- Безгә Мәдәният Министрлыгы мөрәҗәгать итә. Әйтик, Кремльдә узган күргәзмәләр вакытында мәдәнияткә кагылышлы кыйммәтле әйберләрне Россиянең башка төбәкләреннән ташырга туры килә. Моның өчен катгый таләпләр бар һәм без аларны тиешенчә үтибез. Бу өлкәдә инде шактый тәҗрибәбез җыелды, Россия буенча теләсә кайсы ераклыкка ташыйбыз. Ә Россиядән тыш, чит илләргә чыгара алмыйбыз, бу бары тик Россия инкассациясе рөхсәте белән генә булырга мөмкин, әмма тәҗрибәдә әле мондый очрак булмады. Бу да безнең яңа хезмәт күрсәтү төре булып тора. Моннан тыш, без шартлаткыч матдәләрне дә ташыйбыз. Шартлаткыч матдәләр ярдәмендә җир астыннан гипс һәм башка файдалы казылмалар алалар, ул шул вакытта кулланыла. Гомумән, шартлаткыч матдәләрне ташу өчен катгый таләпләр куелган. Мәсәлән, сәламәтлеккә куркыныч булган йөкләрне ташучының юлда вакытта машинаны туктатырга хокукы юк. Шуңа күрә без машиналарга ягулык өчен өстәмә урын урнаштырабыз. Ике йөртүче булып та машинаны туктатырга тыела. Россиянең регионнарында йөрү өчен ЮХИДИдан рөхсәт алабыз. Һәм тагын бер мөһим аспект: кыйммәтле әйберләрне ташу өчен лицензия булырга тиеш.
Шулай ук, составында наркотик булган дәвалау препаратларны да без ташыйбыз. Барлыгы 21 медицина оешмасы һәм 240тан артык аптека челтәрләрен тотучы ДУО “Таттехмедфарм” белән хезмәттәшлек итәбез. Монда да катгый таләпләр. Ул дәвалау оешмаларына, төрле операцияләр ясаганда кирәк. Моның өчен безнең лицензиябез бар, махсус өйрәтелгән кешеләребез эшли.
- Радиоактив матдәләрне ташыйсызмы?
- Әлегә юк.
- Татарстанның зур банклары Сезнең карамактамы?
- Әйе, “ВТБ”, “Ак Барс”, “Сбербанк”, Аверс банк”, “Газпромбанк”, “Камкомбанк”, “Девон – Кредит”, “Хоум Кредит банк”, “Альфа банк” һәм башка банкларга республика буенча хезмәт күрсәтәбез.
- Кыйммәтле әйберләрне ташу өчен контейнерлар хәзер кулланалышта бармы?
- Әйе, без бу сорауны өйрәндек, әлеге идеяне Россия буенча “Сбербанк” тәкъдим иткән иде, әмма аның үзенең плюслары һәм минуслары бар. Уңай яклары – контейнер белән илткән очракта машинага бронь алырга кирәк түгел. Һөҗүм итү очрагы була калса, сейф-контейнерда булган әйберләрне беркем дә урлый алмаячак. Сейфның эчендә шартлаткыч матдә урнаштырылган, кемдер урларга теләсә яисә ялгыш кына селкетсә, сейф эчендәге барлык кыйммәтле әйберләр юк ителәчәк, чөнки шартлаткыч матдә махсус бер буяу белән шартлаячак, әйберләрне киредән үз хәленә берничек тә кайтарып булмаячак. Бу очракта кыйммәтле әйберләр иминиятләштерелгән була, аларны Үзәк Банк кайтара. Урлауга карата җаваплылык каралган. Тискәре ягы – сейф-контейнерлар бик кыйммәт тора, аны дөрес кулланмасаң, ялгыш егылып китеп, сейфны селкетсәң, шартлаткыч матдә автоматик рәвештә эшли башлый һәм барлык акчалар юк ителәчәк. Шуның өчен дә контейнерлар бездә күп кулланылмады.
- Психологик яктан да, физик яктан да яхшы әзерләнгән кеше инкассация хезмәткәре була ала. Инкассаторлыкка һәр кеше дә урнаша аламы? Аерым белгечлек кирәкмиме?
- Дөрес, бу профессия үзенә бер төрле, бик күп җаваплылыкны сорый. Инкассатор эш вакытында үзенең гомерен куркыныч астына куя, шуңа күрә инкассаторның гомере куркыныч хәлләрдән иминиятләштерелгән. Һөҗүм вакытында каршылык күрсәтә алу өчен, катгый шартлар кабул итәбез. Инкассатор һәрвакытта да сәламәт булырга тиеш. Россиянең Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүе шарт. Ул билгеле бер осталыкка ия булырга тиеш, шуның өчен без эшкә бары тик конкурс аша гына кабул итәбез. Аннан соң, ул кешенең һәм аның якын туганнарының хөкемгә тартылганлыгын, кайда эшләгәнен тикшерәбез, аның турында белешмә туплыйбыз. Корал алганчы инкассатор буласы кешене медицина хезмәткәрләре җентекләп тикшерә. Барлык характеристикалары да яраса, без аны өч айда сынау рәвешендә эшләтәбез. Бу вакытта булачак инкассаторны хәрби әзерлеккә, кул сугышына, коралдан атарга, теориетик яктан, корал белән кулланырга, аны кайсы вакытта кулланырга ярамый һ.б. өйрәтәбез, болар буенча имтиханнар кабул итәбез. Барлык сынауларны да яхшы үтсә, ул кеше инде линиягә чыгып эшли ала. Ә аңа кадәр ул гади инкассатор-өйрәнчек булып кына йөри. Һәр теләгән кешене без кабул итә алмыйбыз.
- Инкассаторлыкка киләчәк кешенең беренчел физик әзерлеге булырга тиешме?
- Әйе, бу мәҗбүри булырга тиеш. Безнең эшчеләр арасында яхшы спортсменнар, спорт осталары бар, алар төрле ярышларда катнашып, җиңүләргә иреште. Безнең бинабыз эчендә спорт залы урнашкан, теләгән һәр кеше эштән соң буш вакытында анда кереп шөгыльләнә ала. Инкассаторлар намуслары белән хаталарсыз эшләсен өчен, аларны җитди әзерләтәбез.
- Инкассатор хезмәткәрләренең хезмәт хакы күпме? Аларга нинди өстенлекләр каралган?
- Эшчеләрнең хезмәт хакы – Татарстан буенча уртача хезмәт хакыннан 7-8 меңгә артык. Хезмәт хакын түләүдә бернинди дә тоткарлыклар юк. Алай гына да түгел, кем отпускка чыга, без аларга 50% ташлама белән Россия буенча путевка да тәкъдим итәбез. Бездә елына 25 кеше путевка ала, бу бик яхшы күрсәткеч. Шулай ук, социаль түләүләр да каралган – безнең үзебезнең профсоюз комитеты бар. Авырган очракта, хастаханәләргә мөрәҗәгать итмибез, үзебезнең медицина пункты бар. Әгәр дә эштә исерткеч эчемлекләр кулланган кешене күрсәк, шунда ук эшеннән азат итәбез, бу турыда бар кеше дә белә.
- Хәзерге вакытта карта белән түләү активлашты, кәгазь акчаны сирәк кулланалар. Моның йогынтысы бармы? Традицион үсешне ничек бәялисез?
- Кәгазь акча белән түләү елдан-ел кими бара. Бу – табигый процесс. Без хезмәт күрсәткән сатучыларның 55% карта белән куллана. Без дә моңа яраклашабыз. Төрле терминалларга, банкоматларга хезмәт күрсәтү белән беррәттән, без Россиянең инкассация идарәсенең лидер булып калуы өчен дә тырышабыз. Бу яктан, ИТ хезмәтен дә, төрле программалар буенча техниканы да үстерәбез, җәмгыять алга бара, гел искечә эшләп булмас. Халыкның мәнфәгатен һәрчак кайгыртабыз.
- Янгын куркынычсызлыгы эшчәнлеге сездә никадәр алга киткән? Бу сорау белән мөрәҗәгать итәләрме?
- Безнең янгын куркынычсызлыгы буенча сигнализацияләр урнаштыруга федераль лицензиябез бар. Без аларны физик затларга да, юридик затларга да үзебез урнаштырабыз, тиешенчә техник хезмәт күрсәтәбез, безгә һәр оешма да мөрәҗәгать итә ала. Сигнализацияне хәтта телефонга көйли алабыз. Әйтик, шәхси йортка махсус видеокамера белән сигнализация урнаштырабыз икән, ят кешеләр күренсә, сигнализация хуҗаның телефонына хәбәр итә. Телефон аркылы онлайн режимда видеоны да карарга мөмкин. Өйнең хуҗасы дәүләт органнарына шушы видеоны җибәреп, ярдәм сорап, мөрәҗәгать итә ала.
- Татарстан Республикасы инкассация идарәсендә нинди планнарыгыз бар?
- Быел без музей ачарга планлаштырабыз. ТРның инкассация тарихы бай, узган ел без аның утыз еллыгын билгеләп үттек. Шактый гына материал тупланды. Ул безнең алтын фондыбыз. Кайчандыр бездә хезмәт куйган инкассаторларны, ветераннарны да бәйрәмнәргә чакырып торабыз, аларга бүләкләр тапшырабыз. 1 август – безнең профессиональ бәйрәмебез, инкассатор көне. Музейны да шул көнгә ачарга уйлыйбыз. Инкассаторлык хезмәтенә багышлап биш ел элек һәйкәл дә ачтык. Без оешмабызны кадерлибез һәм аның белән горурланабыз. Үзебезне төрле яктан күрсәтергә тырышабыз.
- Мәгълүм булганча, Сез әле Актаныш якташлыгын да җитәклисез. Бу хакта тулырак сөйләп китә алмассызмы?
- Актаныш якташлыгы рәисе булуыма 18 ел булды. Безнең берлектә Актаныш районының олпат шәхесләре бар. Бергәләп Актаныш районының ретинг күрсәткечләрен күтәрү өстендә эшлибез, төрле өлкәдәге сорауларны хәл итәбез, чараларны да уздырабыз. Әйтик, гыйнвар аенда Актанышта туып үскән РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Әлфия Авзалова тууына 85 ел тулуга багышланган кичәне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уздырдык. Тантаналы чараларда үзебезнең Актаныш якташлыгы юбилей медальләребезне тапшырабыз, хәйрия эшләре белән дә шөгыльләнәбез. Узган ел Актаныш районы үзәгендә ике катлы мәчет ачтык,"Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы" конкурсында беренче урынны яуладык... Гомумән, бик күп эшләр башкарыла һәм әле алда зур эшләр тора.
- Сездә гаилә традицияләре бармы?
- Берничә буыныбызда бар. Әле бүген дә инкассация өлкәсендә әтиле-уллы инкассаторлар эшли, без аларны башкаларга үрнәк итәбез.
Татарстан Республикасы инкассация идарәсе Россия инкассациясенең филиалы. Ул 30 елдан артык инкассация һәм кыйммәтле әйберләрне ташу буенча хезмәт күрсәтә. ТР инкассация идарәсе хәзерге вакытта Россия инкассациясенең 77 филиалы арасында беренче өчлеккә керә, күп нәтиҗәләр буенча беренче урында бара. Татарстан Республикасы инкассация идарәсенең клиентлары булып барлыгы 2000нән артык оешма, банк, дәүләт оешмалары, юридик һәм физик затлар, шәхси эшмәкәрләр санала.