Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәсилә Рәхимова: «Киленебездә коронавирус таптылар, авыр хәлдә хастаханәдә ята»

Журналист, «Интертат» газетасының даими авторы Вәсилә Рәхимова Фейсбук челтәрендә гаиләсендәге борчулы хәлләр белән уртаклашкан.

news_top_970_100
Вәсилә Рәхимова: «Киленебездә коронавирус таптылар, авыр хәлдә хастаханәдә ята»

«62 яшьлек киленебездә коронавирус таптылар, — дигән ул. — Инсульт түгелме дип, ашыгыч ярдәм машинасы 12нче хастаханәгә илткән. Реанимациягә салып, кислород сулатканнар. Кичке 18.00да Республика клиник хастаханәсенә күчерәбез, дигәннәр. Алырга машина китте, дип тә әйткәннәр. Улы инде Мәскәүгә дә шалтыратты, ашыгыч ярдәм һаман юк! Инде сәгать 20.20не күрсәтә. Менә бездә кеше бәясе, менә бездә ашыгыч ярдәм һәм медицина!»

Көттереп булса да, авыру янына ашыгыч ярдәм килеп җиткән. Әмма РКБга кадәр мондый авыр хәлдәге кешене алып китәргә аппаратурабыз юк, башка бригада кирәк, дигәннәр.

«Киленебез дүрт көн авырган, дүрт көн ашыгыч ярдәм килгән. Мин дә хәлен белергә дип шалтыраткач, „Кан басымым югары, йөрәк авырта“, — дип зарланган иде. Җәмәгать, Зөлфәрия Сөнгатулла кызына хәерле шифа гомер сорап, дога кылыгызчы, зинһар!» — дип язган Вәсилә Рәхимова.

Фейсбукта әлеге постны укучылар да Вәсилә ханымның туганы өчен борчылуын белдергән. Әлеге гаиләгә изге теләкләрен белдергәннәр, «Туганыгыз тизрәк терелеп кайтсын, Аллаһы Тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын», — дип язганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100