Вәсилә Фәттахованың вафатына бер ел кала төшкән фотосын табып, иренә биргәннәр
Мәрхүмә җырчы Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдрәкыйпов инстаграмда архив фотосын куйды.
"2015 елның 18 июлендә "Динамо" ял базасында туйда. Бу фотоларны миңа фотограф Рөстәм Ачеров @acherov җибәрде. Рәхмәт сезгә, Рөстәм", - дип язып куйган Вәсилә Фәттахованың ире.
Рөстәм Ачеров Илгиз Габдрәкыйповка мондый сүзләр язган: "Мин туйда фотога төшердем. Мин бу көнне беренче һәм соңгы тапкыр Вәсилә Фәттахованы күргәнмен икән. Күптән түгел генә, фотоларны барлап утырганда, мин бу туй фотоларын таптым..."
Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисткасы Вәсилә Фәттахова икенче баласын тапканнан соң өзлегүдән, 2016 елның 26 гыйнварында вафат булды. Күпләрнең хәтеренә ул “Туган як” җырчысы буларак кереп калды. Аның якыннары - ире һәм кайнанасы хатирәләрен язган идек.