Уку йортларында хиҗаб кигән кызлар белән бәйле тагын бер хәл килеп чыкты. Социаль челтәрләрдә таралган хәбәрләр буенча, бу юлы Иваново дәүләт медицина университеты укытучысы, доцент Николай Жидоморов «үз уставың белән чит монастырьга барырга кирәкми» дигән темага «Хиджаб» дип аталган шигырь яза һәм бу шигырьне бөтен төркем алдында хиҗабтан булган кызга укырга мәҗбүр итә. Кайбер мессенджерларда кызның Дагыстаннан булуын язалар. Кавказ төркемнәрендә укытучының тезләнеп гафу үтенүен сорыйлар.
Шигырьдә мондый юллар бар: «Ты думаешь, что без хиджаба ты как без трусов?..», «Вот дома ты можешь носить полицейскую форму, прозрачные трусики и медицинский халат...», «Ты просто прими, что в России хиджабы – харам».
Социаль челтәрләрдә язылучылар ике төркемгә бүленгән. Кайберәүләр укытучының хаклы булуын һәм дөрес эшләвен язса, кайберәүләр, киресенчә, хиҗаб киюнең бер зыяны да юклыгын белдергән.
«Дагыстанда теләсә нәрсә кисен, Иваново – рус шәһәре», «Дагыстанлы кардәшләребез, үзегезгә килгән туристлардан сезнең гореф-гадәтләрегезне хөрмәт итүләрен һәм тиешенчә киенүләрен сорыйсыз, ә үзегез барган җирләрнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итмисез. Мин дингә каршы түгел, ләкин сезнең икеләтә стандартларыгыз – артык», «Укытучы дөрес әйткән», – кебек комментарийлар да бар.
Әлбәттә, бу резонанслы вакыйгага мөселманнар каршы чыккан. «Хиҗабтан кулларыгызны алыгыз! Мөселман кызларының намусына тап төшерергә теләүче инцидентлар гел булып тора. Беркем дә мөселман кызларының киенүләрен гаепли алмый!», «Кием стиле кемгә комачаулый? Башка кешеләргә үз динен кертергә тырышу конфликтларга китерә, ә менә кием стиленең моңа бер катнашы да юк. Бөтенесе дә нормаль», «Йә Аллаһ, хиҗаб белән кызларны куркыталар, мөселман хатын-кызларын кимсетәләр, бу – «ужас»! Алар хиҗаб киюләре белән нинди начарлык эшләделәр соң? Аллаһка ышанулары беләнме? Оят, хурлык!», «Тезләнеп гафу үтенүен көтәбез», – дип яза алар.
Шулай ук, араларында Россия Федерациясе Конституциясенең 28нче маддәсен китерүчеләр дә бар. «Һәркемгә вөҗдан иреге, дин иреге гарантияләнә, шул исәптән теләсә кайсы динне индивидуаль яки башкалар белән бергә яки бернинди динне дә тотмаска, дини һәм башка ышануларны ирекле сайларга, аларга ия булырга һәм таратырга, аларга ярашлы эш итәргә хокуклы», – диелә маддәдә.
Комментарийларда укытучыны да төрле яклап искә алганнар. «Яхшы укытучы, таләпчән, үзенчәлекле, кызыклы. Бары яхшы хатирәләр генә», «Николай Юрьевич үз репертуарында», – дип язалар «Иваново. Ивановская область» төркемендә, күрәсең, аның укучылары.
Николай Жидоморов үзе исә бу шигырьне студент кызга «тәрбия максатларыннан» биргәнен әйткән. Ул аңлатканча, «югары уку йорты уставында дини киемнәр әдәпсез» дип санала.
«Мин аның кулына бирдем һәм: «Теләсәң, укы, башкаларга бир, теләмәсәң – бирмә», – дидем. Ул башкаларга бирде. Беркем дә моны (шигырьне – ИТ) кычкырып укымады. Ул укырга хиҗабта килде. Мин аңа бу хакта үз фикеремне әйттем», – дип сөйләгән доцент. Бу хакта «Газете.Ru» яза.
Укытучы әйтүенчә, ул вакыйгадан соң янаулар башланган. Жидоморов студент кызга тәрбия максатларыннан шигырь биргәнен, әмма дини исламчыларга «эләккәнен» әйтә.
«Бу вакыйгадан соң миңа яныйлар, «чокыр әзерлә, без сине күмеп куябыз» диләр. Күрәсең, мин тиешле урынга «эләктем», һәм барлык дини исламчылар нәкъ менә шунда «утыралар». Дөресен генә әйткәндә, мин моны эшләргә теләмәдем, ләкин очраклы рәвештә аларга эләктем.
Мин тәрбия эше ягыннан [шигырь] бирдем. Мин аның, үз мөселманлыгын күрсәтеп, тыныч яшәүче барлык башка кешеләр белән каршылыкка керүен аңламый, дип уйладым. Бездә Россиядә алай кабул ителмәгән. Мин үз фикеремне шигырьдә бәян иттем. Мин бит анда барысын да ачык итеп яздым. Бу шигырьләр – лирика, лирик геройның эчке дөньясы», – дип сөйләгән ул.
- Элегрәк Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет башлыгы Валерий Фадеев Россиядә хатын-кызларның йөзләрен тулысынча каплый торган никаб киюне тыю кирәклеген белдергән иде.