news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә 1 гыйнвардан яңа юл билгеләре барлыкка килә, «парковка» тамгасы үзгәрә

news_top
Россиядә 1 гыйнвардан яңа юл билгеләре барлыкка килә, «парковка» тамгасы үзгәрә
Фото: © "Татар-информ"

2026 елның 1 гыйнварыннан Россия юлларында яңа юл билгеләре кертеләчәк: «ишетмәүчеләр», «юеш юл өслеге», «ясалма тигезсезлек аша үткәндә тәкъдим ителә торган тизлек» һ.б. Бу хакта Росстандартка сылтама белән РЕН ТВ яза.

«Ишетмәүчеләр» дигән юл билгесе ишетү сәләте булмаган яки начар ишетүче кешеләр йөри торган социаль объектлар янында урнаштырылачак.

«Юеш юл өслеге» табличкасы көчле явым-төшем вакытында юлның аерым участокларында тизлекне чикләү билгесе белән бергә вакытлыча куелачак.

«Ясалма тигезсезлек аша үткәндә тәкъдим ителә торган тизлек» күрсәткече бер-бер артлы урнашкан «яткан полицейскийлар» турында кисәтәчәк.

Шулай ук «парковка» билгесе дә үзгәрәчәк. Хәзер анда автомобильне ничек итеп куярга кирәклеге күрсәтелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар