Рөстәм Латыйпов Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. Аның кандидатурасын район Советы сессиясендә депутатлар раслады. Яңа вазифада беренче чыгышында ул, эшнең төп юнәлешләрен атады – инженерлык челтәрләре һәм юл инфраструктурасы модернизациясеннән башлап кадрлар җәлеп итү һәм махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә кадәр эшләр башкарылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.
«Безнең бурыч – эшмәкәрлек үсеше өчен шартлар тудыру. Эшмәкәрләргә һәм инвесторларга Түбән Каманың кыю инициативалар, чикләр булмаган шәһәр икәнлеген күрсәтү һәм раслау», – диде ул.
Рөстәм Латыйпов җылылык һәм су белән тәэмин итү системаларын яңарту мәсьәләсенә аерым тукталды. 2024 елдан район Татэнерго белән тыгыз хезмәттәшлек итә: компаниягә 80 процентка таушалган җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре тапшырылган.
«Быел 47 километр челтәрне алмаштыру һәм 21 үзәк җылылык пунктын тулысынча реконструкцияләү буенча масштаблы ремонт кампаниясен төгәллибез. Бу максатлар өчен 2,4 млрд сумнан артык акча бирелде», – диде ул.
Якындагы перспективада – тагын 45 челтәрне алмаштыру өчен проект-смета документациясе әзерләү. Салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу мәсьәләләренә аерым блок багышланган. Су торбалары челтәрен модернизацияләү өчен генә дә якынча 600 млн сум акча кирәк, ә су белән тәэмин итү һәм канализациягә инвестицияләрнең гомуми күләме 2,5 млрд сумнан артык дип исәпләнә.
«Төзүчеләр бистәсендә, Зур һәм Кече Афанас авылларында, Субай урамындагы коттедж бистәсендә хуҗасыз челтәрләр бар. Аларның таушалуы 80 процентка җиткән. Чыгымнар суммасы аз түгел, оешма үз көче белән генә башкарып чыга алмый. Төрле дәрәҗәдәге бюджет акчаларын җәлеп итәргә кирәк», – дип аңлатты Латыйпов.
Башкарма комитеты җитәкчесе торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, медицина, мәдәният, транспорт өлкәләренә кадрлар җитмәүне дә әйтте. Белгечләрне тоту һәм җәлеп итү өчен, социаль ипотека программасы буенча 2 күпфатирлы йорт төзелеше башланган, шулай ук Красный Ключ бистәсендә 120 фатир сатып алу планлаштырыла.
«Бу, беренче чиратта, сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләсен хәл итү. 2028 елга кадәр тагын 3 йорт төзү планлаштырыла», – диде ул.
Рөстәм Латыйпов юл инфраструктурасына җитди игътибар бирде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән шәһәрдә 2 нче Сәнәгать урамында магистраль юл ремонтының беренче этабы башланган инде. Юллар төзелеше һәм ремонт өчен 2,5 млрд сум бүлеп бирелгән.
Тынычлык проспектыннан М-12 трассасына чыгу юлын төзүне, Сәнәгать урамын төзекләндерүнең икенче этабын, Көньяк урамын реконструкцияләүне һәм Иштирәк торак пункты аркылы өстәмә чыгу юлын төзекләндерүне стратегик бурыч дип атады җитәкче.
«Төбәк һәм бистә юлларын, шулай ук бакчачылык ширкәтләренә илтә торган юлларны төзекләндерүне өстенлек дип саныйм», – диде ул.
2020 елдан бирле Түбән Камада «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашырыла. Шушы вакыт эчендә 401 ишегалды территориясе төзекләндерелгән, 618 күпфатирлы йорт колачланган.