news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күченеп киткәч, ничә көн эчендә яңа адреста теркәлергә кирәк?

news_top

Россиядә бер төбәк эчендә күченгән очракта, яңа урында теркәлү таләп ителми. Бу турыда РИА «Новости» яза.

Бер төбәк кысаларында күченгән очракта, кешенең яңа адрес буенча теркәлмәскә хокукы бар. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгы материалларында әйтелә.

«Әгәр гражданин Россиядә үзе теркәлгән субъект территориясендәге торак пунктка күченергә җыенса, аның яңа адрес буенча теркәлмәскә хокукы бар», – диелә әлеге документта.

Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, кеше башка регионга 90 көннән артык вакытка күченсә, яшәү урыны буенча теркәлү (вакытлыча) мәҗбүри, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар