«В мире животных» алып баручысы Николай Дроздов авыр хәлдә – анда рак ачыкланган
Галим-зоолог, сәяхәтче, озак еллар «В мире животных» тапшыруын алып барган Николай Дроздовта рак ачыкланган. Ул авыр хәлдә хастаханәдә ята, дип хәбәр итә SHOT телеграм-канал.
Николай Дроздов, ябыгырга теләп, 15 килограмма артык авырлыгын ташлавын әйткән, әмма бу ябыгуның азагы әйбәт бетми.
90 килограммлы Дроздов 75 килограммга кала. Үзенең ябыгуын «хатын-кыз гына корсак күтәреп йөри ала, ир кеше – юк» дип җавап бирә. Әмма, ябыкканнан соң, эче авырта башлый. «Минем яшьтә мондый әйберләр бик куркыныч, организм көчсезләнгән. Эч бик авырта, чыдап булмый», – дигән ул.
Август азагында Дроздов хастаханәгә эләгә. Анда эчәк дивертикулезы – эчәклектәге капчыкларның ялкынсынуы ачыклана.
Соңгы арада 86 яшьлек Дроздовның хәле тагын да авырайган, диагностика анда рак ачыклаган. Химиотерапия уздырылган.