Менделеевскида һәлак булган балаларның гаиләләренә берәр миллион сум акча биреләчәк
Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров карары буенча, коега төшеп һәлак булган укучыларның гаиләләренә берәр миллион сум түләнәчәк. Шулай ук хушлашу һәм җирләүне оештыруны район үз өстенә ала, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Элегрәк Роберт Искәндәров һәлак булган балаларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты һәм тулы күләмдә ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.
Исегезгә төшерәбез: кичә Менделеевскида ун яшьлек 2 бала һәлак булды – алар санкцияләнмәгән тау янында урнашкан коега төшеп киткәннәр. Тау да, шуу урыны да санкцияләнмәгән. Кое коммерция предприятиесенә караган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары, булган хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен, тикшерү үткәрә.