Филүс Каһировка «Шәһри Чаллы» газетасының туры эфирында кызык сорау биргәннәр.
«Каз үстерергә хыялың бармы?» – дип сорый Рамил Гобәйдуллин исемле язылучы. Бу сорауны Филүс көлеп укый.
Беренчедән, «Киек каз юллары» җырын яратам. Икенчедән, каклаган каз яратам. Казның пешкәнен дә яратам. Русча әйткәндә, «в любом виде» яратам мин аны (көлә). Шуңа күрә, бәлки, каз үстерергә берәр кайчан мөмкинчелек туар әле, – дип шаяртып җавап бирә Филүс.