Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның киң колачлы нәширлек эшчәнлеге
Бүгенге заманда уңайлы интернет энциклопедиясе дип саналган Википедия Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны күренекле дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, нәшир, тарихчы, Ислам белгече, ТР Мөселманнары диния нәзәратенең дәүләт оешмалары белән эшләү буенча урынбасары булуын яза.
Исеме узган гасырның 90нчы елларында татар җәмәгатьчелегенә ишетелә башлаган, дини яңарыш дәверенә вулкандай килеп кереп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр, ягъни шушы 22 ел арасында замандашыбыз башкарган эшләрне шулай ассызыклый дөньяның интернет челтәре. Вәлиулла хәзрәтнең күпкырлы эшчәнлеген санаганда, нәшир дип кенә язган булсалар да, ХХI йөз башы ислам тарихын В. Ягъкубтан башка күз алдына китереп булмый.
Шушы тармактагы киң колачлы эшчәнлеге белән генә дә ул милләтебезгә, дин-исламыбызга хезмәт иткән шәхес буларак, тарихта лаеклы урын тота. ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үткәндә, 22 ел буена татар халкына хезмәттә күп яңалыкларга юл ярган замандашыбыз — дин әһеле буларак олылап искә алынырга лаек шәхес.
«1990 елның 29 ноябрендә Казанда Мөселман яшьләренең Ислам мәдәнияте „Иман“ мәркәзе оешты. Бу иҗтимагый оешма 1991 елда дәүләт теркәлүе узды. Мәркәз беренче көннәреннән диярлек үз нәшриятын булдырып, халкыбыз арасында „Иман“ нәшрияты буларак мәгълүм. 1990 елларда халкыбызның мөселман китабына сусавын безнең нәшрият канәгатьләндерә, чөнки ул вакытта тансык булган күп санлы аңлаешлы һәм арзанлы китаплар зур тиражлар белән чыгарылды», — дип язды Вәлиулла хәзрәт 2008 елда «Иман» мәркәзенең 18 еллык эшчәнлеге хакында.
«Иман» нәшриятында һәр елны нинди китаплар басылуын берәмтекләп җыйган каталогта 18 еллык исемлек, ягъни 500 исемдәге китап теркәлгән. Санап, барлап карасаң, гомуми тиражлары миллионга җиткәндер! Мирасханәләрдә сакланган, гарәп хәрефләре белән язылган күпме борынгы дини китапларны, дәреслекләрне тәрҗемә иттереп, кирилл хәрефләренә күчерүне оештырып, кабат-кабат бастырып, дин-исламга сусаган халыкка кайтарып бирелде. Бу исемлеккә әле дин кардәшләребезнең өстәл китабына әверелгән, зур тиражлар белән чыккан «Мөселман календаре», «Сәламәтлек» календаре һәм «Хатын-кыз» календаре» кертелмәгән. Моннан тыш, нәшрият 90нчы еллар уртасында Каләме Кәримнең Казан басмасын — 10ар мең данәдә Коръәнне һәм Коръән тәфсирен чыгарды.
1990 елның 29 ноябрендә оешкан татар яшьләренең «Иман» мәркәзе рәисе итеп сайланган Винерулла Ягъкуп (әле тәхәллүсен үзгәрткәнче шушы исемдә йөргән) мөселман вакытлы матбугатына да нигез салучы. Кыска гына вакыт арасында «Иман», «Вера», «Мөслимә» (1997 елның декабреннән) газеталары, «Иман нуры», «Мусульманский мир» журналлары нәшир итә ул. Рәсми төстә теркәлеп, Бөтенроссия газета-журналлары каталогына кертелгән әлеге басмалар тиз арада танылып, күпсанлы укучыларын таба.
…Шәхси архивым дип саналган китап киштәмнең түрендә аеруча кадерле һәм шактый калын газета төпләмәләре саклана. Винерулла Ягъкуб мөхәррирлегендә чыга башлаган «Иман» газетасының 1992-2002 елга кадәрле үзем пөхтәләп җыйган төпләмәләре ул. Баштарак «Иман» «Яшьләрнең Ислам мәдәнияте „Иман“ мәркәзе газетасы» булып саналса, 1995-96 елларда — Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәте газетасы, 1997-98 елларда — Татарстан Җөмһүрияте Ислам үзәге газетасы, ә 2000 елдан башлап — «Бөтенроссия мөселманнары дини газетасы» дип тәкъдим ителә.
Дини уяну башланган, зур ташкын булып яшьләр килгән һәм әлеге «Иман» мәркәзе оешкан елларда Ислам мәдәнияте айлыклары, атналыклар оештырыла, дини агаруга омтылган кала халкы өчен берсеннән-берсе кызыклы, мәгънәле чаралар уза иде. Һәм бу атналыклар, айлыклар мәркәзгә нигез салынган 29 ноябрьдә еллык эшкә нәтиҗә чыгару җыелышы, Вәлиулла хәзрәт юмартлыгы белән, мул табыннар артында мәҗлес белән төгәлләнә иде. «27 ноябрьдә Казанда Татар яшьләренең Ислам мәдәниятен өйрәнү буенча „Иман“ мәркәзенең Өченче мәҗлесе узды. Мәҗлестә төп чыгышны „Иман“ мәркәзенең рәисе Винерулла хаҗи Ягъкуб ясады. „…Иман“ мәркәзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә „Иман“ исемле газета чыга башлады. Ул басманың 5 саны рус хәрефләре белән һәм ике саны гарәп хәрефләре белән дөнья күрде. Ул газета әлегә кадәр татар телендә Ислам диненә багышланган бердәнбер басма», — диелгән «Иман» газетасының 1992 елның 7 санында.
Шул ук елны «Иман”ның 5 санында, соңгы биттә, иң аста бик вак хәрефләр белән язылган юллар да безгә Винерулла хаҗиның нәширлек, мөхәррирлек эшчәнлегендәге тәүге адымнарын, «Иман» газетасының чишмә башын бик ачык дәлилли. Менә ничек мөрәҗәгать итә яшь мөхәррир татар халкына:
«Хөрмәтле укучылар! Белгәнегезчә, татар яшьләренең «Иман» мәркәзе 1991 елдан исламга багышланган хәбәрнамә чыгара башлады. Шул хәбәрнамәнең беренче саннары «Милләт», «Мәгърифәт», «Татар иле» газеталарына кушымта рәвешендә чыккан иде (менә кайдан башлана икән тиз арада 10ар мең тираж җыйган «Иман» газетасының тарихы — В.Р.). Махсус ислам басмасы барлыкка килүен укучылар хуплап каршылады. Безнең яңа туган «Иман» газетасы әле беренче адымнарын ясый. Әлбәттә, җитешсезлекләр күп — саннарыбыз вакытында чыкмый һ.б. кимчелекләр өчен гафу итүегезне үтенәбез. Шунысын да әйтергә кирәктер, «Иман» газетасы татар телендә исламга багышланган бердәнбер басма һәм без, яшьләр аны бернинди ярдәмсез чыгарабыз. Шуның өчен, кадерле укучылар, сезнең ярдәмегезгә зур өмет баглыйбыз! Газетабызны таратуда, аңа язышуда актив катнашсагыз иде. …Мөселманнар тормышы яңалыкларыннан хәбәрдар булырга, ислам өлкәсендә гыйлемегезне камилләштерергә телисез икән, «Иман”га язылыгыз! Еллык язылу бәясе — 12 сум».
Саргаеп баручы газета төпләмәләре менә шундый вакыйгаларны, заман сулышын чагылдырып, кул сузымында гына булып күренгән 1990 елларга алып китә. Хәзер инде болар бар да тарих елъязмасы! Шәхсән үзем 1995 елдан 2002 елга кадәр штаттан тыш хәбәрче булып, «Иман»да 7 ел бик яратып хезмәттәшлек иттем. Кайбер саннарында икешәр-өчәр язмам чыга иде. Дин иреге ачылып, зур күтәрелеш белән мәчет-мәдрәсәләр ачылган заманда күңелемдә дини басмага язу теләге көчәйде. Дин-исламыбызны таратуга, халкымны асылыбызга кайтуга — әдәп-әхлакка өндәүгә әз генә булса да өлешемне кертәсе килү теләге белән йөгереп, янып эшләдем. Вакыйгаларны тарихта калдыру нияте дә көчле иде. Һәр санында язмаларым басылган өчен генә түгел, бүген инде «Иман» газетасы төпләмәләре музей яки архив кыйммәтенә ия басма буларак кадерле миңа.
Татарстан мөселманнары сулышын, Россия мөселманнары тормышын яктыртуны максат итеп алган «Иман» газетасы төпләмәләрен шушыны бәяли белгән һәм килер буын тарихчыларына илтә алган дәүләт китапханәсенә, я берәр фондка, ышанычлы оешмага тапшырасым килә. Милли мирасханәләрнең вакытлы матбугат бүлекләрендә аңа урын табылыр иде дип уйлыйм. Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб нәширлегендә дөнья күргән газета-журналлар - галимнәр өчен фәнни хезмәтләр, диссертацияләр якларлык кыйммәтле фәнни чыганаклар.
Гомерем бу Казан моторлар җитештерү берләшмәсе газетасында хезмәт куйсам да, дин иреге килүгә, сулышлар иркенәйгәч, шушы юнәлештә эшлисем, мөселманнарыбыз тормышын яктыртасы килүемне Винерулла хаҗига кыяр-кыймас кына җиткердем. Ул ризалык бирде. 1995 елның 4 санында тәүге язмам басылып чыкты. Бераздан Вәлиулла хәзрәт мине «Иман» мәркәзе мөселман мәдәнияте айлыклары кысаларында оештырылган төрле чараларга, кичә-очрашуларга чакыра башлады. Мин шулардан репортажлар, саллы язмалар әзерләдем. Күп тиражлы завод газетасында, дәүләт эшендә эшли-эшли, чираттагы ялларымда, бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә кулымнан каләмем төшмәде: «Иман» га язып, үзем өчен бик тә кадерле, якын ислам темасын таптым. 90нчы еллар азагына таба дөньяви газеталар да динебезнең торышын яктыртуга йөз белән борылдылар, махсус битләр, сәхифәләр булдырдылар. Аларда да язмаларым басылып торды.
Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб хәер-фатихасы белән башланган хезмәтем бүгенгәчә дәвам итә һәм мине кайда да мөселман журналисты, дин-ислам темалары буенча китаплар язучы мөхәррир буларак таныйлар. Кая гына барып чыксам да, татар халык мирасы, мөселманнар тормышы, мәчет-мәдрәсәләр эшчәнлеге кызыксындыра. Дини һәм дөньяви газеталарда басылган язмаларым, бу юлдагы туктаусыз эшчәнлегем - тагын бер хезмәт кенәгәсенә теркәрлек журналист хезмәте!
«Иман»га язган елларда Вәлиулла хәзрәт миңа еш кына: «Апа, менә шушы адрес буенча барыгыз әле. Анда татар мәкаме белән Коръән укучы, дин тоту кысылган заманнарда ук Мәрҗани мәчетендә азан әйткән хөрмәтле бабай бар. Исемен тарихка калдырыйк әле», - дип темалар, язма геройларын тәкъдим итә иде. Шул рәвешчә кырыс атеизм заманнарында үзенең йорт-җирен сатып, мәчет салымын түләп, Мәрҗани мәчетен ябылудан саклап калган гаилә, тарихка исемнәре уелган шәхесләр белән бәйле хатирә-истәлекләрне язып, тарихка калдыру насыйп булды.
Тарихка, дин-ислам шәмен сүндермичә, безнең көннәргә китереп җиткерүче ак бабайларыбызга, мәчет-мәдрәсәләр салдыручыларга бик тә хәер-хаклы иде Вәлиулла хәзрәт. Аларны «соңгы могиканнар» дип атап, газетада яктыртуга бик тә игътибарлы булды. Мөселманнарыбыз тормышын, аларның эшчәнлеген яктыртуга да тарихчы-галим күзлегеннән карады. Рәхмәтләр яусын, миңа да шушы кыйммәтләрне яктырту юлларын ачты, тарих өчен кыйммәтле фактларны табарга һәм язып чыгарга өйрәтте. Гел киңәшләшеп, аралашып эшләдек.
Ел да ноябрь азагында «Иман» мәркәзенең еллык эшчәнлегенә багышланган мәҗлестә Вәлиулла хәзрәткә яңа гына басылып чыккан тәүге китабымны күрсәтәсе иттем. Фикерен беләсем килде. 2009 елны дөнья күргән, Казанның «Мәдинә» мәчете имам-хатыйбы Гыйльмулла хәзрәт Хәлиуллин эшчәнлеге хакындагы «Иманлы юлда» дигән китап иде ул. Шушы юка гына китабым белән танышып чыгуга: «Апа, бу проектыгызны дәвам итегез! Бик актуаль, кирәкле эш! Бүгенге заман муллалары эшчәнлеге дә тарихта калырга, яктыртылырга тиеш!» - дип, бу юнәлештә көчемне сынап карарга, иҗатыма янә канатлар куйды.
2010 елны күренекле дин әһеле, Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 80 ел тулуга багышлап «Халык күңелендәге Габделхак хәзрәт» китабымны күрсәткәч, «Шәп килеп чыккан. Совет заманы мулласы язмышын истәлек-хатирәләр аша ачкансыз. Шушы югарылыктан төшмәгез!» - дигәне әле дә хәтеремдә.
…Вәлиулла хәзрәтнең киң колачлы нәширлек эшчәнлегенә иҗтимагый-фәнни яктан бәя бирү - киләчәк эше, галимнәр игътибарын көткән тармак. Мин исә хатирә-истәлекләрем аша хөрмәтле дин әһеленең үземә таныш сыйфатларына тукталдым. ТАССР тарихында ул калдырган олы мирас хакында ирештерәсем килде.