news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан метросында бәяләр арта

news_top
Казан метросында бәяләр арта
Фото: © "Татар-информ"

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Казан метрополитетында яңа тарифларны раслады. Карар 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Документ рәсми порталда урнаштырылган.

Документта әйтелгәнчә, 1 тапкыр бару өчен билет бәясе 46 сум була. 100 тапкыр бару өчен транспорт картасы белән түләгәндә – 36 сум.

Билгеләнгән нормадан зуррак багаж өчен тариф 46 сум итеп билгеләнгән.

Билет өчен акча белән, банк картасы белән, транспорт картасы яки QR-код ярдәмендә түләп була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар