Вәис Бәйрәмовның «Ана һәйкәле» клибы
Вәис Бәйрәмов көе, Гөлсәрвәр сүзләре (Рафаил Ишмуратовның «Три березы» шигыре мотивы буенча).
«Ана һәйкәле»
Авыл янындагы калкулыкта
Каенлык бар, хәтер бакчасы…
Шул бакчада — Ана hәйкәле,
Агыйделгә баккан карашы…
Кушымта:
Ераклардан кайтмый калган алар –
Газиз уллар, газиз балалар…
Күпме еллар көткән аналар
Хәтер-hәйкәл булып калганнар…
Авыл өсләрендә — аяз hава,
Агыйделдә — торна тавышы…
Туган якка сугышлардан кайта,
Хәтер булып, кемнең баласы?
Кушымта шул ук.