news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вәхшилек: Яшь ир хатынының бер айлык баласын кыйнап үтергән

Ир-ат бер айлык баланың башына тугыз тапкыр суккан.

news_top
Вәхшилек: Яшь ир хатынының бер айлык баласын кыйнап үтергән

Мәскәү янындагы шәһәрдә яшәүче ир-ат бергә яши торган хатынының сабый баласын кыйнап үтергән. РЕН ТВ каналы шул хакта  хәбәр итте.

Сергиев-Посадский районында яшәүче 25 яшьлек ир-ат бер айлык баланы үтерүдә гаепләнә. Бу кеше бергә яши торган хатынының баласын кыйнап үтергән, дип фаразлыйлар. Сорау алганда, бу ир үзе дә гаебен таныган.

25 яшьлек ир-атка гаепләү белдергәннәр. Бу хакта Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий сөйләгән.

Тикшерү версиясе буенча, 7 октябрьгә каршы төндә гаепләнүче ир-ат сабыйның башына тугыз тапкыр суккан. Имгәнгән бала үлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар