Вәхшилек: Татарстанда ир-атны ишек төбендә яшүсмерләр кыйнап үтергән - видео
Кичке уннар тирәсендә өеннән чыккан ир-ат яшүсмерләргә кисәтү ясаган.
Канлы сугыш Чаллы шәһәрендә 17 июльдә кичке якта булган. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.
Кичке уннар тирәсендә өеннән чыккан ир-ат яшүсмерләргә кисәтү ясаган. Подъезд төбен чүпләмәүләрен сораган.
Үсмерләр бу ир-атка ташланып, аны кыйный башлаган. Бу урынга килгән "ашыгыч ярдәм" табиблары ир-атка ярдәм күрсәтергә тырышып караган. Тик 49 яшьлек Чаллы кешесе һәлак булган.
Ир-атка туганнары беренче ярдәм күрсәткән мизгел видеосы:
Cоңрак "балалар мәйданчыгын чүпләмәгез", дип кисәтү ясаган ир-атны үтергәнче кыйнаган ике яшүсмер тоткарланганы билгеле булды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкийга сылтама белән "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.
Ир-атны кыйнаучыларның икесе күрсәтмә бирү өчен полиция бүлегенә китерелгән. Беренчел тикшерүләр буенча, ир-ат йөрәк өянәгеннән үлгән булырга мөмкин.
Хәзерге вакытта хокук саклау хезмәткәрләре булган хәлне өйрәнә.
Конфликт башланган мизгелне видеога төшергәннәр.