Вәхшиләр песи баласын такта кисәгенә беркеткәннәр
Башкортстанда песи баласын мыскыллаганнар.
Шушы көннәрдә Агыйдел шәһәрендә яшәүчеләр такта кисәгенә беркетелеп, урамда ташлап калдырылган песи баласына юлыкканнар. Бичара хайванны узып баручылар табып алган һәм аның йонын келәйдән чистартырга тырышканнар. Алар моны өлешчә башкарып чыкканнар. Бу хакта Proneftekamsk.ru порталы хәбәр итә, дип яза "Башинформ" агентлыгы.
Песине вакытлыча үз өендә сыендырган Фирүзә Латыйпова әйтүенчә, песи баласы ярдәмгә мохтаҗ. "Аны үземдә калдыра алмыйм, шуңа күрә ярдәм сорыйм, бәлки берәрсе үзенә алыр", - дип сөйләде ул.
Песине вакытлыча үз өендә сыендырган Фирүзә Латыйпова әйтүенчә, песи баласы ярдәмгә мохтаҗ. "Аны үземдә калдыра алмыйм, шуңа күрә ярдәм сорыйм, бәлки берәрсе үзенә алыр", - дип сөйләде ул.