Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәхши ата 13 яшьлек улын чылбырда тоткан

Әлеге кеше — биш бала атасы, шуларның дүртесе кече яшьтә.

news_top_970_100
Вәхши ата 13 яшьлек улын чылбырда тоткан
44 яшьлек ата 13 яшьлек баласына карата коточкыч тәрбия алымнары кулланган. Бу турыда Ярославль өлкәсе буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, Ярославль өлкәсендә яшәүче бу кеше улына физик һәм психик авыртулар китергән. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, бала хастаханәдә дәвалана. Атаны исә полиция эзли.

Әлеге кеше — биш бала атасы, шуларның дүртесе кече яшьтә.

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, 44 яшьлек ата 13 яшьлек улын чылбырда тоткан.

Балалар социаль куркыныч шартларда яшәгәнгә, аларны гаиләдән алу турында мәсьәлә хәл ителә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100