news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Декрет ялындагы ата-аналарга пенсия балларын арттырырга тәкъдим иттеләр

news_top

Леонид Слуцкий җитәкчелегендә ЛДПР фракциясе депутатлары балага 1,5 яшь тулганчы карау ялында булган ата-аналар өчен индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) күләмен арттырырга тәкъдим итте. Закон проекты 11 февральдә Россия Хөкүмәтенә бәяләмә өчен җибәрелде, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Әлеге инициатива буенча пенсия коэффициентларын яңача билгеләргә тәкъдим ителә: беренче бала өчен — 6 балл, икенче бала өчен — 8, өченче һәм аннан соңгы балалар өчен — 10 балл.

Хәзерге вакытта бала карау ялындагы һәр тулы ел өчен ата-ананың берсенә беренче балага — 1,8 балл, икенче балага — 3,6, өченче һәм дүртенче балага — 5,4 балл исәпләнә. Шул ук вакытта хезмәт эшчәнлегенең бер елы өчен максималь ИПК 10 балл тәшкил итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар