news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үзләре генә калды»: Әниләре Таиландта үлгән балаларны әтиләре Россиягә кайтарырга тырыша

news_top

41 яшьлек Виктория (исеме үзгәртеп бирелә) Таиландта вафат булган. Виктория белән аның 9 һәм 10 яшьлек балалары да яшәгән. Кызны һәм малайны әниләренең танышы вакытлыча үзенә алып торган, ә балаларның әтисе аларны Россиягә кайтаруны оештырып йөри. «Комсомольская правда» басмасы белән Викториянең элекке ире Игорь (исеме үзгәртеп бирелә) сөйләшкән.

Виктория һәм Игорь аерылышкан. 2022 елда Виктория балалары белән бергә Таиландка даими яшәү өчен күченеп китә һәм яңа тормыш башларга тели. Балаларын да үзе белән ала, яңа ир-ат таба. Магадандагы узган тормышы турында бөтенләй диярлек оныта. Башта проблемалар булмый, тик Виктория балаларына әтиләре белән аралашырга комачаулый.

«Барысы да отпуск кебек башланды. Балалар белән аралашканчы, ул: «Акча бир һәм алар белән аралашачаксың», диде. Гәрчә, опеканың миңа алар белән атнага 2 тапкыр аралашу хокукы биргән карары бар», – дип сөйләгән Игорь.

Викториянең Таиландта ничек акча эшләгәне төгәл билгеле түгел. Социаль челтәрдәге фотоларына караганда, ул модель һәм визажист булып акча эшләгән булырга мөмкин. Читтән караганда, бер проблема да юк кебек. Тик алар арасында күңел ачулардан һәм киемсез фотолар да бар.

Соңгы вакытта Виктория бик ябыккан һәм күзләрен кара күзлек белән ешрак яшереп йөри башлаган. Шомлы хәбәрләр да булган – 5 октябрьдә үзенең фотосын куйган һәм «миңа түзә алмаган тагын минус берәү» дип язган. Күрәсең, хатын-кызның шәхси тормышында проблемалар булган.

Викториянең проблемасы яхшылык белән бетмәячәген Игорь күптән сизенә башлый.

«Мин ярты ел, балаларны Россиягә кайтарырга ярдәм итүләрен сорап, төрле инстанцияләр буйлап чаптым. Бөтен кешегә, бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, дип әйттем. Үзем анда очып, балаларны алып кайта алмадым, чөнки ул аларны миңа бирмәде», – дип сөйли Игорь.

Мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, балаларның яшәү урынын билгеләү өчен, Игорьга судка барырга киңәш итәләр. Бары тик суд карарыннан соң гына бу мәсьәләдә ярдәм итеп була. Тик судны көтеп торасы булмый, фаҗига иртәрәк килеп чыга. Викториянең үлеме турында хәбәрдән соң ук, Игорь Интернетта ярдәм сорый – балаларны туган илләренә кире кайтару өчен кимендә 260 мең сум җыярга кирәк була. Ә Игорьның андый акчалары булмый.

«Әлегә балалар Таиландта, ә 13е көнне алар Хабаровскига кайтырга тиеш, мин аларны анда каршы алачакмын. Аларны авиакомпания озата кайта», – дип аңлаткан Игорь.

Викториянең бу мәсьәләне хәл итүдә булышырлык башка туганнары юк. Игорь сүзләренчә, Викториянең мәетен кремацияләгәннәр инде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар