Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Узган җәйдә Шәле авылы янында авариядә имгәнгән табиб егетләрне хастаханәдән чыгарганнар

Тимур белән Айнур Казан медицина университетына укырга керергә документлар тапшырырга барганда, авариягә очраган.

news_top_970_100
Узган җәйдә Шәле авылы янында авариядә имгәнгән табиб егетләрне хастаханәдән чыгарганнар

Татарстанда М7 юлында Шәле авылы янында юл һәлакәте җәй булган. Чаллыдан Казанга таба баручы ике табиб егет җитди имгәнгән. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

22 июньдә көндезге уникеләр тирәсендә Чаллы-Казан трассасында «Киа Рио» машинасы авариягә очраган. Машинада өч егет булган. Шуларның икесе — Чаллының 5чне хастаханәсендә эшләүче фельдшерлар Тимур Хәлимов һәм Айнур Шәрәфиев җитди имгәнгән.

Бу егетләр Минзәлә районыннан. Медицина көллиятендә укыгач, армиядә хезмәт итәләр. Аннары хастаханәгә эшлиләр. Фаҗига буласы көнне алар медицина университетына укырга керү өчен документ тапшырырга җыенган. Махсус ял алып, егетләр Казанга киткән. Алар белән Айнурның 17 яшьлек энесе Айназ да барырга чыккан. Тик егетләр трассада авариягә очраган.

Җитди имгәнгән, аңсыз егетләрне Республика клиник хастаханәсенә реанимация бүлегенә китергәннәр. Аларга берничә тапкыр катлаулы операция ясаганнар.

Машина белән идарә иткән Айнур комада яткан. Аның бик күп сөякләре сынган. Тимурның хәле бераз җиңелрәк булган. Егетләр икесе дә үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты астында яткан.

Артта пассажир утыргычында йоклап барган Айназның аскы теш казнасы сынган.

Казан табиблары егетләрне аякка бастырган. Шушы көннәрдә алар Чаллыга кайткан. Хәзер Айнур белән Тимур стационарда дәвалануларын дәвам иттерәчәк. Чама белән өч айдан егетләр эшкә чыга алыр, дип сөйләгән 5нче шәһәр хастаханәсенең бүлек җитәкчесе Анар Исрафилов.

Егетләр матди ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт әйтә. Мәсәлән, бер ир-ат 10 мең сум, бер пенсионер хатын мең сум акча бирде, дип сөйләгән Анар Исрафилов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100