news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Узган төндә Татарстанга күрше Самара өлкәсендә 20 беспилотник бәреп төшергәннәр

news_top

Узган төндә һава һөҗүменннән саклану (ПВО) чаралары Украинаның самолет тибындагы 64 пилотсыз очу аппаратын тоткан һәм юкка чыгарган. Иң күбе – 20 БПЛА – Самара өлкәсендә бәреп төшерелгән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Моннан тыш, Воронеж һәм Саратов өлкәләрендә сигезәр беспилотник бәреп төшерелгән. Мәскәү төбәгендә – 7, шул исәптән Мәскәүгә таба очкан 5 аппаратны юк иткәннәр. Рязань һәм Ростов өлкәләрендә алтышар, Тула өлкәсендә – 3, Белгород өлкәсендә 2 беспилотник юк ителгән. Курск, Калуга, Пенза һәм Тамбов өлкәләрендә берәр БПЛА бәреп төшерелгән.

Кичә ведомство Татарстанда 5 беспилотник бәреп төшерелүен хәбәр иткән иде. Республикада өченче көн рәттән беспилотниклар куркынычы режимы гамәлдә. Шул ук вакытта аэропортлар эшендә чикләүләр турында хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар