Татарстан өстендә узган төндә пилотсыз очка торган аппарат (БПЛА) юк ителгән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, пбеспилотниклар Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Ульяновск, Әстерхан өлкәләре һәм башка төбәкләр, Краснодар крае, Кырым Республикасы, Кара һәм Азов диңгезләре акваторияләре өстендә дә бәреп төшерелгән. Узган төндә Россия территориясе өстендә барлыгы 505 беспилотник юк ителгән.
Татарстанда беспилотниклар һөҗүме куркынычы режимы бүген 2:59 сәгатьтән 5:52 сәгатькә кадәр гамәлдә булган. Казанда БПЛА һөҗүме куркынычы турында 4:17 сәгатьтә хәбәр ителгән, 5:17 сәгатьтә кисәтү режимы гамәлдән чыгарылган.
Хәзерге вакытта республика аэропортлары чикләүләрсез эшли.