Узган төндә Россия төбәкләре өстендә Украинаның 193 беспилотнигын бәреп төшергәннәр
Узган төндә һава һөҗүменә каршы тору көчләре Россия төбәкләре өстендә Украинаның 193 беспилотнигын бәреп төшергән, шул исәптән 40 БПЛА – Мәскәү төбәгендә. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Моннан тыш, самолет тибындагы 47 пилотсыз очкычны Брянск өлкәсендә бәреп төшергәннәр, 42 БПЛА – Калуга өлкәсендә, 32 – Тула өлкәсендә, 10 – Курск өлкәсендә, 7 – Орлов өлкәсендә, 4ешәр – Ростов һәм Воронеж өлкәләре территориясендә, 2шәр – Оренбург һәм Тамбов өлкәләрендә, 1әр – Белгород, Липецк һәм Самара өлкәләре территориясендә.
Брянск өлкәсендә дроннар микроавтобуска һөҗүм иткән, 1 кеше һәлак булган, 5 кеше зыян күргән.
Мәскәү мэры Сергей Собянин, БПЛА калдыклары төшкән урында ашыгыч хезмәтләр белгечләре эшли, дип хәбәр иткән.