Һава һөҗүменә каршы тору көчләре узган төндә Россия төбәкләре өстендә Украинаның 91 беспилотнигын бәреп төшергән һәм юк иткән. Бу турыда Россия Оборона министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.
Хәрби ведомство белешмәсе буенча, Белгород өлкәсендә – 20, Курск өлкәсендә – 14, Липецк өлкәсендә – 9, Брянск, Воронеж өлкәләре һәм Мәскәү өлкәсендә – 8әр, Кара диңгез өстендә – 7, Новгород, Тверь, Тамбов, Ленинград өлкәләрендә – 3әр, Орел өлкәсендә – 2, Владимир өлкәсендә, Краснодар краенда һәм Кырымда 1әр БПЛА бәреп төшерелгән, диелә хәбәрдә.