news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Узган төндә Россия төбәкләре өстендә 389 БПЛА бәреп төшергәннәр

news_top

Россия Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россиянең һава һөҗүменнән саклану чаралары (ПВО) узган төндә төбәкләр өстендә Украинаның 389 пилотсыз оча торган аппаратын (БПЛА) юк иткән.

Министрлык мәгълүматлары буенча, дроннар Кырым, Белгород, Брянск, Вологда, Калуга, Курск, Ленинград, Мәскәү, Новгород, Орёл, Псков, Смоленск, Тверь һәм Тула өлкәләре өстендә бәреп төшерелгән.

Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко белдергәнчә, төнге һөҗүм нәтиҗәсендә Усть-Луга портында янгын чыккан. Ул үзенең Телеграм-каналында төбәк өстендә 56 дрон бәреп төшерелүен язган.

Белгород өлкәсендә исә Украина Кораллы Көчләре ягыннан ракета һөҗүме нәтиҗәсендә энергия объектларына зыян килгән, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар