news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Узган төндә Россия төбәкләре өстендә 347 беспилотник юк ителгән

news_top

Россия төбәкләре өстендә узган төн эчендә Украинаның самолет тибындагы 347 беспилотнигы тоткарланган һәм юк ителгән. Бу хакта РФ Оборона министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.

«Һава һөҗүменнән саклану көчләренең дежур чаралары Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Новгород, Орёл, Пенза, Ростов, Рязань, Смоленск, Тамбов, Тверь, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Адыгея Республикасы, Калмыкия Республикасы, Кырым Республикасы территорияләре, шулай ук Азов, Каспий һәм Кара диңгез акваторияләре өстендә Украинаның самолет тибындагы пилотсыз оча торган 347 аппаратын тоткарлады һәм юк итте», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар